Марат Кәбиров: «Татарлык нәрсә бирә?»

– Юк, нигә мин татар булып язылыйм, татарлык нәрсә бирә миңа? – ди ул.

Мин нәфрәтемә тончыгып сүзсез калган арада, улы телгә килә:

– Татар ни, башкорт ни – какая разница!

Үзебезнең егетләр инде болар. Бергә үскән, бер мәктәптә укыган. Башкортстан татарларыннан. Татар малайлары. Тик аларга гомер буена: «Сез – башкорт!» – дип сеңдергәннәр. Республика милләтчеләре дә, Татарстан кешеләре дә. Без хәтта күршедәге Чуракай кибетенә генә чыксак та:

– Һә, башкортлар килгән, – дип каршылыйлар.

Шулай кабул ителгәнме инде ул, гадәткә кергәнме… Әгәр без, Башкортстанда туып үскән кешеләр, Казанга барсак, хәтта татар журналистларының да кайберләре: «Әстәгъфирулла тәүбә! Башкорт шулай була икән, – дигән кебегрәк каршы ала. – Болар бит – татарның копиясе! Бөтен яклап татарга охшаган!»

Без татарга охшамаганбыз. Без – татарлар.

Гомер эчендә бер тапкыр да чын башкорт күрмәгән Казан татарларының мондый кыланмышын аңлап та, гафу итеп тә була бугай инде. Менә мин – беренче сыйныфтан ук башкорт теле укып, гомерем буена башкортлар арасында кайнаган кеше. Башка халыклар арасында да. Мин халыкны халыктан аера беләм шикелле. Менә бу җөмлә дә бераз башкортчарак. Татар алай сөйләшми. Татар бераз корырак, исәп-хисаплырак, үз шәхесенә мөкиббән киткәнрәк була. Ул иле турында уйламый, ул үзе турында уйлый. Ниндидер яңалык керә башлый икән, аның башына килгән иң беренче фикер: бу миңа нәрсә бирә?

Менә бу егетләрнең соравы да аларның татарлыгыннан иде:

– Татарлык миңа нәрсә бирә?..

Әйтерсең дөньяның бөтен үзгәреше, бөтен яңалыгы татарга нидер бирергә тиеш. Бирми! Татар бөтен нәрсәдән дә нәрсәдер алырга күнеккән. Үзенә. Мин моны начар дип тә уйламыйм. Кешенең табигый халәте бугай инде. Хәтта кешелекнең дә. Паразитлык дип әйтеп булмый. Чөнки татар ул көч түгеп, эшләп ала. Китереп биргәнне көтеп ятмый.

Башкорт аз гына бүтәнчәрәк. Ул бер нәрсәдән дә файда эзләми. Җай эзли. Үзе дә яраклаша. Һәм аның иң аермалы ягы шул: татар үзен аерым кеше итеп тоя, шуңа кайчагында һәрбер татар аерым милләт кебек тоела, ә башкорт – күмәклек ягында, шуңа кайвакыт бөтен башкорт бер кешедер кебек тоела. Ул кунакчыл, ачык, ихлас, бердәм. Кайсы хаклырак икәнне белмим. Хаклык, бәлки, мин бәяли торган төшенчә дә түгелдер…

Кешеләрне тотып торучы көч, бәлки, бердәмлек тойгысыдыр. Бәлки үз дәвере узу белән милләтләр дә картаядыр, бердәмлек хисе юкка чыгадыр. Таркала башлыйлардыр. Ата-бабаларыбыз юкка гына: «Бер алманы бишкә бүләек, беребез өчен беребез үләек», – дип җырламаган бит инде. Без, бүгенге заман кешеләре, беребез өчен беребез үлү түгел, бер алманы да бүлешергә теләмибез инде… Югыйсә, алма бит ул – бары тик алма гына…

Аннан соң үз халкыңа, үз милләтеңә күңелең сүрелүнең дә сәбәпләре бардыр. Әгәр сиңа минут саен татарлыкның тискәре якларын искәртеп торалар икән, беркемнең дә татар буласы килмәячәктер.

Бу егетләр дә авылның иң соңгы малайлары түгел бит инде. Үзләре дә – татарлар. Улы да, оныгы да татарча чатнатып тора. Җырлыйлар да әле. «Марат абый, безнең өчен дә берәр җыр язып бир, авылның гимны булсын», – дип торалар. Тик минем генә андый нәрсә яза алганым юк. Ә үзләре…

Ләкин минем күңелне тетрәткән әйбер берәү генә булды. «Татарлык нәрсә бирә?» дигән сүз.

Халыкның бер вәкиле бит инде болар. Бәлки, алар чынлап та хаклыдыр… Менә безнең үз язмышын үз халкының бәхете өчен корбан иткән шәхесләребез бик күп. Бихисап инде! Кайберләрен хәтта белеп тә бетермибез. Тик халык кына һаман бәхетле була алмый. Халыкның хәтере кыска. Аңа ышанып та, таянып та булмый. Үз халкына ышана да, таяна да алмаган шәхесләр дөнья күзенә дә зур булып күренә алмый.

Шәхеснең көче халкының куәте белән үлчәнә. Сез, халык һәм аның белән идарә итүчеләр, әгәр үзегезне зур дәрәҗәдә итеп күрә алмыйсыз икән, сез бездән зур иҗатчылар көтмәгез. Американың талантлы язучысын, әйтик, Марат Кәбиров белән чагыштыру ул Америка президентын Татарстан президенты белән чагыштыру кебек. Мин ярата торган Стивен Кинг уртача роман яза икән, аның әсәре буенча киноны Голливуд төшерә дә бөтен дөньяга тарата, мин яхшы роман язам икән – аны беркем дә төшерми, беркем дә белми. Мине беркем дә күрми. Хәтта үземнең халкым өчен дә мин юк сыман тоелам. Югыйсә мин бар бит инде. Шатланып та, мактанып та була торган нәрсә бит инде мин… Тик файдамны гына күрүче юк… Милләт, халык үз талантларыннан файдаланып яшәргә тиештер ул. Аны ыбыр-чыбырлары күтәрми бит инде, талантлары күтәрә. Бу – минем мактануым да, зарлануым да түгел. Бу – чынбарлык. Чынбарлыкның күзенә кемдер карарга тиеш.

Менә шуларны уйладым да теге авылдашларымны тиргәргә маташудан тыелып калдым әле. Бәлки, алар ягында да хаклык бардыр. Бәлки, милләт тә, халык та кешегә нәрсәдер бирергә тиештер? Татарга бигрәк тә. Әгәр татар нәрсәдер алмый икән, алырлык юл тапмый икән, ул бу якка борылып та карамый. Татар ул «Ярый, иртәгә эшләрбез инде…»  дигән сүзгә ышанып яши торган кеше түгел. Бүген бир син аңа. Булганын бир. Ул булмаганын да кайтарып бирәчәк.

Кайчагында мин болай да уйлыйм. Җиде миллион татар һәркайсы бер-берсенә берәр сум акча гына бирсә дә… Һәрберсе миллионер булачак…

Ә менә хәзер сез җиде миллион миллионердан торган милләтне күз алдына китерегез…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү