Камил Сәмигуллин: «Татарстан хәләл акча белән эшли белә»

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда гамәлгә керәчәк ислам финансларына бәйле яңалыкның әһәмиятен билгеләп үтте.

Камил Сәмигуллин әйтүенчә, Диния нәзарәтендә әлеге мәсьәлә ун елдан артык күтәрелеп килә инде. «Шушы вакыт аралыгында без кадрлар әзерләүдә дә, продуктлар эшләүдә дә, сертификация уздыруда да яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Сез үзегез үк күреп торасыз: Татарстан хәләл акча белән эшли белә һәм ул ислам банкингы буенча тәҗрибәгә тулысынча әзер», – диде ул Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Татарстан мөфтие фикеренчә, ислам банкингы системасын гамәлгә кертүгә бәйле канун ил күләмендә партнерлык финансларын үстерүгә зур адым булачак. Ул башка дин вәкилләренә дә кызыклы булачак, диде ул.

 


Фикер өстәү