Рөстәм Миңнеханов: «Татарстанның балалар белән эшләү юнәлешендә тәҗрибәсе зур»

Татарстанның балалар, яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе зур. Бу хакта Татарстан Рәисе II Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар утырышында әйтте.

Саммитның быелгы төп темасы — яшь буынны тәрбияләүдә традицион кыйммәтләрнең роле. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, тотрыксызлык чорында бу тема аеруча актуаль булып кала.

Рәис сүзләренчә, үсеп килүче буын интернет йогынтысына бирелергә мөмкин. Шуңа күрә яңа куркыныч күренешләргә каршы тору өчен бер адым алда булырга кирәк. «Яңа күренешләр бездән яңа эш алымнары таләп итә», — диде Рәис.

Рәис билгеләп узганча, Татарстанның балалар белән эшләү юнәлешендә тәҗрибәсе зур.

— Яшьләр сәясәте республиканың, шулай ук илебезнең кеше капиталын үстерүдәге өстенлекле юнәлеше булып тора, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, күпполяр дөнья үсеше һәм Ислам хезмәттәшлеге илләре белән традицион кыйммәтләрне саклау шартларында үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуны дәвам итү, яңа уртак проектларны үстерү мөһим.

Искәртеп үтик: саммит 30 августка кадәр дәвам итә. Быел биредә 30лап илдән 140 делагат катнаша.


Фикер өстәү