#KazanForum: “Татарстан һәм ислам дөньясы илләре төрле форматларда тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итә“

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь дипломатларының VII форумы катнашучылары белән очрашты. Чара Хөкүмәт Йортында узды.

Очрашуда катнашучылар арасында Малайзия, Мисыр, Судан, Сомали, Гыйрак, Төркмәнстан, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Индонезия һәм башка илләрдән дипломатлар бар иде.

Республика Рәисе ассызыклаганча, яшьләр хезмәттәшлеге – «Россия — ислам дөньясы» үзара хезмәттәшлеге кысаларында төрле чараларны гамәлгә ашыру өчен яхшы нигез. Ул катнашучыларны сәламләп, ислам илләре белән төрле яклап хезмәттәшлек алып барылуын искә төшерде.

— Татарстан һәм ислам илләренең төрле форматларда тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе табигый. Без Ислам хезмәттәшлеге оешмасының үзәк аппараты һәм аның махсус институтлары белән мөнәсәбәтләребезне югары бәялибез. 2022 елда Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы статусын алды. Бу безнең өчен, Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, аеруча символик мәгънәгә ия булды. Яшьләр башкаласы статусында меңләгән делегат 10 зур проектны гамәлгә ашырды. Шуларның иң зурысы — 46 илдән делегатлар җыйган Глобаль яшьләр саммиты булды. Быел без аны яңадан үткәрергә уйлыйбыз, — диде Рәис.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мөселман илләре белән хезмәттәшлек итүдә өстенлекне сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек алып тора.


Фикер өстәү