Италиядә узачак Җәйге Универсиадада ярышларында Татарстаннан 18 спортчы катнаша

Италиядә узачак Җәйге Универсиада ярышларында Татарстаннан 18 спортчы катнашачак. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан вәкилләре тугыз спорт төрендә чыгыш ясаячак. Суга сикерүдә Александр Белевцев һәм Карина Шкляр көч сынашачак, тхэквондистлар ярышларында Рафаэль Камалов һәм Булат Габделбәров республика данын яклаячак.

Баскетбол буенча хатын-кызлар милли командасы составында Полина Новикова һәм Елизавета Зайцева чыгыш ясаячак. Су полосы буенча Россия җыелмасында Игорь Чирков һәм Эмиль Зиннуров уйнаячак.

Өстәл теннисы ярышларында Сәгъди Исмаилов, ир-атлар теннис турнирында Тимур Кыямов катнаша. Волейбол буенча ир-атлар милли командасы составында Андрей Сумрачевский һәм Алексей Кононов, стендка ату буенча ярышларда Регина Шакирова һәм Сергей Демин көч сынашачак.

Суда йөзү буенча ярышларда Эрнест Мәгъсүмов, Григорий Тарасевич, Ирина Приходько һәм Егор Куимов катнаша.

3 июльдән 14 июльгә кадәр Неаполь шәһәрендә (Италия) 2019 елгы XXX Бөтендөнья Җәйге универсиада узачак. Ярышлар 2 июльдә башлана. Уеннарда дөньяның 170 иленнән 8 мең спортчы катнашачак. 18 спорт төрендә 222 комплект бүләк уйнатылачак.


Фикер өстәү