Казандагы 12нче шәһәр хастаханәсенә 70 “яшь” тулды

3 июльдә башкаланың 12нче хастаханәсе 70 “яшьлек” юбилеен билгеләп үтте. Медикларны республика һәм шәһәр җитәкчелеге, шулай ук Дәүләт Советы депутатлары котлады.

Тарихка күз салсак, Авиатөзелеш районының 1930нчы елларда, “Казмаш” һәм “Орджоникидзе исемендәге 124нче завод” дигән авиация заводлары ачылгач, ныклап торып үсә башлавын күрергә була. Сугыш вакытында илнең башка шәһәрләреннән дә авиация заводлары эвакуацияләнү сәбәпле районда яшәүчеләр саны нык арта. Казанның иң зур сәнәгать районында яшәүчеләр өчен үзләренең хастаханәсе кирәк була башлый. Шулай итеп, 1949 елда уникенче хастаханә ачыла.

Әлбәттә инде, медицина оешмасы җитмеш ел эчендә зур үзгәрешләр кичерде. Яңа биналары төзелде, өстәмә бүлекләре ачылды. Биредә Татарстанда бердәнбер һөнәри авырулар үзәге дә эшләп килә әле. Ул хезмәте сәламәтлекне какшату куркынычы белән бәйле кешеләрне чирләрдән йолып калуга ярдәм итә.
Хастаханә җитәкчесе Рамил Әхмәтов әйтүенчә, бүген табиблар алдында илкүләм проектлар, шулай ук “Дустанә поликлиника” кысаларында җитди бурычлар тора.

– Без ветераннар һәм өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итү буенча зур эшләр башкарабыз, – ди ул. – “Тормыш сөючеләр” шәһәр иҗтимагый ветераннар хәрәкәте әгъзалары белән уртак чаралар үткәреп торабыз. Ә бит пенсионерлар сүзгә кеше кесәсенә керми. Мактыйсын – мактый, кимчелекне дә турыдан ярып сала. Коллективыбыз яңа стандартларның гамәлгә кертелүе медицина ярдәме сыйфатын тагын да яхшырту мөмкинлеге бирәсенә өметләнә.


Фикер өстәү