19 гыйнварда – Кач ману көнендә Казанда 4 урында су коену оештырыла

19 гыйнварда – Кач ману көнендә Казанда 4 урында су коену оештырылачак. Бу хакта Казан мэриясендә узган “Эшлекле дүшәмбе”дә хәбәр ителгән.

Казан чиркәүләрендә бәйрәмчә гыйбадәт кылулар узачак. Дин тотучылар, гыйбадәт кылганнан соң, 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә, суны изгеләндереләчәк.

Су коену оештырыла:
Югары Кабан күлендә – Давликеевская урамы, 8 йорт ягыннан, “Сокол” кафесы тирәсендә;
Югары Кабан күлендә – Борисковская ур. 54;
Идел елгасында, Николай Чудотворец чиркәве янында, Приволжская ур., 32., Красная Горка торак массивында;
Казан Изге Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә төзелгән чиркәү янындагы “Живоносный источник” часовня-су коену урынында – 5 нче Кадыш урамы, 12., Савиново торак массивында.


Фикер өстәү