Салават концертыннан соң: «Аның кебек итеп җырлар өчен, бер пот тоз ашарга кирәк»

Җырчы августта узган концертын шушы көннәрдә кабатлап куя. Казандагылары тәмамланды инде.  Әлегә җырчы төркеме белән Чаллы тамашачысының күңелен күрә.

Былтыр концертка барып булмады. Керәсе ризык тешне сындырып керә дигәндәй, насыйп булгач, Салават абыйның концертын кыш уртасында карап кайттык. Тәртипле концерт булды бу. Җырчы да тамашачы башыннан йөрми, тамашачы да сикереп торып биеми, маймылланмый. Әтинең кассеталы магнитофонын искә төшереп, балачакка кайтып килдем. Хәтерлисезме икән, элек бит авылларда бөтен кеше магнитофонның тавышын көчле итеп тыңлый иде. Һәрхәлдә бездә шулай. Нинди эшкә тотынма, җырсыз булмый. Салават абыйның сәхнәгә чыбыклы микрофон тотып килеп чыгуы, экранда магнитофон торуы шуларны искә төшерде. Шушы минуттан күңел ял итә башлады.

Рәхәт булды ул. Миңа кайчак сәхнәдә йөреп торучы Ядкәр Хәбибуллин  комачаулады кебек. Салават абый бертуктаусыз ике сәгать җырласа да, тыңларлык булганмын инде. Сагындырган. Әле бит үзе сөйләп тә куя. Бик дөрес фикерләр җиткерә ул. Тамашачыны көлдерә дә, елата да, уйлата да. 64 яшен тутырган җырчы авызыннан тозсыз сүз чыкмас инде. Тагын шунысы көн кебек ачык: Салаватка ни сөйләсә, шул килешә. Хәзерге эстрада турында да фикерләрен әйтеп китте ул. Сүз иярә сүз чыгып инде. Яшерми, эшлисе бар, бу өлкәдә эшлибез, ди. Сүз саен Альфред Якшимбетовка да бәйләнеп алды. Һәр чыгышында аны кыстырмый калмый. Мин моннан җылылык кына тойдым. Яратуы, хөрмәт итүе күренеп тора. Җырчы башка артистлар төсле сезон саен  команда алыштырмый ул. Дуслар тугры аның. Баянчысы Илфат Шәехов инде ничә еллар аның белән. Ядкәр абыйның улы синтезаторда уйный икән. Ияреп җырлап торучы кызларының берсе яңа иде бугай. Гөлзаданы инде күпләр белә. Ул да озак кушылып тора алмас. Узган ел кияүгә чыгып куйды бит. Салават шәкертенә. Әле алар ире Илгиз Хәсәншин белән парлап та җырладылар. Гөлзаданы сәхнәдә урынын белә торган затлы җырчы дип кайттым. Остазы концертында Алинә Давыдова да чыгыш ясады. Ә менә Фирзәр Мортазинны халык сәхнәгә чыгуга алкышлый башлады. Менә нинди җырчылар җитми икән күңелгә! Көчәнмичә генә, фонограммага кушылмыйча гына моң агыла. Баксаң, сәхнәдә сикермәсәң дә, яраталар икән бит. Шулай сызгыралар да.

Зал ияреп җырлап утырды ул көнне. Ирексездән җырлыйсы килә. Чөнки гомерле җырлар. Салават булырга теләп, аның җырларын башкару гына җитми әле ул. Салават булып туарга кирәк! Нигә болай зурлый, дисезме? Миңа Салават абый белән бергә изге эшләр эшләргә туры килде. Кесә телефонына шалтыратуга, «Ярар, Гөлгенә», – диде ул. Ничә җырчы белән очрашсам да, аның кебек бар командасы белән каршы алып, һәрберебезне кунак итеп, авыру баланың күңелен күргән, инде ничә еллар дәвамында үз итеп, шул сабыйны концертына чакырып торган, хәлен сорашкан башка кеше юк. Җырлары дигән идем бит әле, Салават абыйның 500дән артык җыры бар икән. Беркайчан да кеше җырын башкармаган. Ә менә аныкыларны урлаштыргалаганнар. Концертында аңа да кеше җырын җырларга туры килде әле. Үзе әйтмешли, «Элвин Грей (Радик Юльякшин) репертуарыннан» «Уфтанма»ны башкарды. Шул җырны тыңлаганда, Салават кебек итеп җырлар өчен, бер пот тоз ашарга кирәк, дип утырды халык.

Күршеләрнең яхшылары эләкте. Уң ягымда – 35 яшьләр тирәсендәге ир белән хатын. Әти-әниләрен алып килгәннәр. Тумышлары белән Арча якларыннан икән. «Ярый килгәнбез әле, рәхмәт кызым», – диеште әниләре. Янәшәмдәге яшь пар «Пирамида» залын мактады. Уңайлы ул, диделәр. Артымда исә 65 яшьләр тирәсендәге ике пар утыра иде. Алар белән тәнәфестә сөйләштек. Бу гаиләләр бер генә яхшы концертны да калдырмый икән. Казанның бөтен залын беләләр. Театрларга еш йөриләр. Филармония концертлар залын мактыйлар. Рәхәтләнеп, аякны иркенләп куеп утырып була, диләр. «Уникс»ны мактап бетермиләр. Монда машина куям дисәң, урын юк. Үзең чыкканчы, машинаны эвакуатор алып китүдән зарландылар. Абыйларның Нуретдин исемлесе: «Урыннар таррак, аякны сузарга читен», – ди. Читендер дә, минем арттагы ирләр 90–100 килолы алар. Берсенә ике урындык кирәк. Аларга да концерт ошады. Китәргә дә ашыкмадылар. Яшьлеккә кайттык, диделәр.

Салаватның тамашачысы үзе белән бергә картая, ди кайберәүләр. Килешмим, арада безнең буын бар бит әле. Ә аның җырларын күңелдән алып атып булмый. Бер кердеме, чыкмый алар. Концерт буе иске җырлар тыңладык. Яңасы дүртәү иде. Алары да бер бүлектә, бер-бер артлы. Истә калдырып булмады әле, аның каравы искеләре колакта чыңлый.  Ни дисәң дә, җырчыны тамашачы яшәтә, күтәрә, төшерә. Концерттан шуңа тагын бер кат инанып кайттым.

 


Фикер өстәү