Әлфия Авзалованың кызы: «Бүген авызымны япсам, иртәгә онытачаклар»

Хәтерлибез, яратабыз… 15 гыйнварда татар халкының яраткан җырчысы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Тукай премиясе лауреаты Әлфия Авзалованың тууына 91 ел тулды. Аның җырлары бүген дә сәхнәдә яши, ә исемен оныттырмаучы кызы – Зөлфиясе: «Көч булганда, эшлибез әле», – ди. Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова белән без кыска хәтер, тагын бер Әлфия һәм сагыну турында сөйләштек.

Хәтер

– Халык хәтере мәңгелек, дисәләр дә, соңгы арада шактый кыскарды кебек ул. Әлфия Авзалованы бүген хәтерлиләрме?

– Аллага шөкер, хәтерлиләр. Әни үлгәч, бер ел тирәсе аның турында бик сагынып, юксынып сөйләделәр. Аннары ничектер оныта башладылар. Мин моны сиздем, аның турында гел искә төшереп тормасам, бөтенләй онытылуы бар, дип уйладым. Гәрчә аны онытырга мөмкин булмаса да. Әлфия Авзалованы тыңлап үскәннәр аны хәтерли, сагына. Ә иң сөендергәне – яшь җырчыларның әнинең хит җырларын башкаруы. Җырлары яши икән, Әлфия Авзалова да яши.

Ничек кенә булса да, мин аны онытырга ирек бирмим. Бүген авызымны ябам икән, иртәгә онытачаклар. Көч булганда, дәрт булганда, эшлибез әле.

– Инде шактый эшләнгән дә бит…

– Аллага шөкер. Әни турында өч телдә – татарча, русча һәм инглизчә китап чыгардык. Инглиз телендәгесен читтә яшәүче татарларга, китапханәләр, мәдәният йортлары, мәктәпләргә тараттык. Балалар ниндидер Том Сойер турында укыганчы, үзебезнең шәхесләр турында укысын, дидек.

2018 елдан бирле Әлфия Авзалова истәлегенә зур фестиваль уздырабыз, быел өченчесе үтте. Шөкер, лауреатларыбыз – бик талантлы яшьләр. Ел саен гран-при ияләрен дә билгелибез. Беренче фестивальдә – бу исемгә  Илнар Миранов белән Актаныш кызы Лилия Хөсәенова, икенче фестивальдә – Алмас Хөсәенов, ә быелгысында Татьяна Ефремова лаек булды. Гран-при ияләренә генә түгел, гомумән, катнашучыларга ничек тә ярдәм итәргә тырышабыз. Минем лауреатлар белән гастрольләргә чыгу хыялы да бар. Ул талантларны халык күрергә, ишетергә тиеш!

– Татьяна Ефремова, димәктән, аны Әлфия Авзаловага охшаталар. Сезгә ничек тоела?

– Таняны беренче тапкыр әни исән чакта, «Әлиф» спектаклендә күрдем. Ул чакта ук аның тавышы таң калдырды. Ниндидер аңлатып булмаслык үзенчәлек бар анда. Охшатсыннар, чагыштырсыннар. Ләкин аларны чагыштырырлык түгел.

– Гомумән, Әлфия Авзалова белән чагыштырырлык тавыш күренәме бүген?

– Әлегә күренми. Мин генә түгел, безнең конкурстагы жюри әгъзалары да килешер бу фикер белән. Ләкин бераз эзләнсәң, тагын бер Әлфия бардыр ул. Бәлки, ниндидер бер авылда яшәп ятадыр. Менә миңа шулай тоела. Ул кызчыкка бераз генә булышып җибәрсәң, сәхнәдә балкыр иде кебек…

Әни музыка училищесында ике генә ел укыган. Чын мәгънәсендә халык җырчысыннан опера җырчысы «әвәли» башлагач, училище директоры: «Кызым, кит», – дигән аңа. Шуңа киткән.

– Ә фестивальдә менә шундый үзешчән башкаручылар өчен аерым номинация булдырырга теләмисезме? Бәлки, яңа Әлфияләр күренә башлар иде.

Безнең фестиваль, беренче чиратта, профессионаллар һәм ярымпрофессионаллар, ягъни, музыка мәктәпләрендә, көллиятләрдә укучылар өчен. Ләкин безгә үзешчәннәр дә килә. Нигезләмәгә карап тормыйча, аларны да тыңлыйбыз. Араларында бик талантлары була. Безнең бурыч – аларга ярдәм итү. Безнең яшь чикләве дә 12дән 35 яшькә кадәр бит. Кечкенә талантларны үстерәсе иде. Хәлдән килгәнчә, билгеле. Шөкер, хөкүмәт ташламый, үзебез дә тырышабыз. Әйе, кайсыбер фондларга бик яхшы булышалардыр. Әмма без булганына канәгать.

– Тагын нинди эшләр ниятләп йөрисез?

– Камал театрында Әлфия Авзаловага багышланган спектакль әзерләнә. Кем куячагы әлегә сер булып калсын. Әнинең җырларыннан караоке-диск туплыйбыз. Бик матур итеп эшләргә исәп. Иганәчебез бар. Планнар күп. Үземә бер ай ял биргән идем. Балаларым, ирем янында Америкада әле мин. Тиздән Казаныма кайтам да эшкә тотынам, Алла боерса.

Әни кебек

– Тышкы яктан сез елдан-ел әниегезгә охшыйсыз. Холык буенча да шулаймы?

– Мин үзем дә шаккатам. Иртән торып, көзгегә карыйм да, нәкъ әни бит мин, дип уйлап куям. Ирем дә шулай ди. Әни гел: «Мин ике мәртәбә кияүдә булдым, ике ирдән ике төрле бала таптым. Олы кызым – фәрештә, бәләкәй кызым – җен. Нәкъ үземә охшаган», – дия торган иде (көлә). Өстенә баскан. Апам бик тыныч, мин бөтен нәрсәне пыр туздырам. Нәкъ әни мәрхүмкәем кебек… Аңа охшагач, мин бик бәхетле. Яхшы кеше иде ул.

Сагындыра… Әйтәләр бит әле, вакыт узган саен җиңелрәк була, дип. Дөрес түгел. Бөтенләй дә дөрес түгел. Вакыт узган саен, әниеңне башка беркайчан да күрмәячәгеңне аңлыйсың. Теге дөньяда очрашсаң гына… Ә ул дөнья бармы икән? Моны да беркем төгәл генә әйтә алмый…

– Әниегез төшкә керәме?

– Алты ел ярымга елга дүрт мәртәбә керде. Шунысы гаҗәп: өчесе фестиваль алдыннан булды. Беренче фестивальдә без Алмас Хөсәенов белән «Синең өчен» җырын җырлаган идек. Шуның алдыннан төш күрәм: әни бәрхет күлмәктән җырлап басып тора. Кулында – җыр сүзләре. «Синең өчен»не җырлаганын беләм, ләкин сүзләрен аңлап булмый. «Әни, сүзләре кулыңда бит, карап җырла», – дип тә карыйм үзем… Соңгы тапкыр ике ай чамасы элек, шулай ук фестиваль алдыннан керде. Ул көнне өйгә бик соң кайттым. Аш бүлмәсендә калган ашны контейнерга тутырдым, кәстрүленә су салып куйдым. Җебегәч, иртән юып куярмын, мин әйтәм. Шул төнне, дөресрәге, иртәнге якта төшемә әни керде. Аш бүлмәсе белән коридор арасында басып тора. Йөзе күренми, ләкин чәчләре, куллары – аныкы. “Нишләп торасың?” –  дим. Карасам, теге мин калдырган кәстрүлне юып, ап-ак сөлгегә киптерергә каплап куйган. Табак-савытны шулай киптерергә ярата иде ул. Уянып киттем дә тизрәк кәстрүл юарга чыктым. Оят булды…

– Әлфия апа үлгәннән соң, аның турында сез белмәгән фактлар килеп чыкмадымы?

– Әни бик ачык кеше иде, бөтен нәрсәне безгә сөйләде. Аның турында белмәгән нәрсә калмады бугай. Башкалар белмәгәннәрне әйтә алмыйм, аларын Аллаһы Тәгалә белә дә, без беләбез.

P.S. 15 гыйнварда Әлфия Авзалованың туган көне булса, 16 гыйнварда Илһам Шакировның арабыздан китүенә 5 ел була. Бүген әлеге ике легенда җирләнгән Яңа Татар бистәсе зиратында, каберләренә чәчәк салып, җырчыларны искә алдылар.

 


Фикер өстәү