Коронавирустан 20 тапкыр күбрәк үлем-китемгә китерә торган чир таралуы турында кисәтәләр

“Х авыруы” турында белдерүләр фәнни түгел, бәлки икътисадый сәбәпкә бәйле булырга мөмкин. Пандемиягә әзер булып тору мәсьәләләре даими каралып килә, дип хәбәр иткән Роспотребнадзорның матбугат хезмәте. Бу хакта “РИА Новости” яза.

15-19 гыйнвар көннәрендә Швейцариянең Давос шәһәрендә Бөтендөнья икътисадый форумында коронавирустан 20 тапкыр күбрәк үлем-китемгә китерердәй “Х авыруы”н карарга җыеналар.
“Пандемияләргә әзер булып тору мәсьәләләре төрле мәйданчыкларда һәм икътисадый форумнарда даими карала. 17 гыйнварда Давоста Бөтендөнья икътисадый форумында да бу мәсьәлә күтәреләчәк. Чараның эшлекле программасына кертелгән бер сессиясе “Х авыруы” буенча фикер алышуга багышлана”, – диелгән хәбәрдә.
Роспотребназорда басым ясап әйтелгәнчә, Давосның көн тәртибенә “Х авыруы”н кертү һәм фикер алышуда бу мәсьәләнең акча ягы белән кызыксынган зур фармацевтика вәкилләренең катнашуы сүзнең инвестицияләрне арттыру тирәсендә алып барылачагын күрсәтә. “Зур фармацевтика компанияләре өчен бик отышлы бу. Шул рәвешле алар, янәсе, пандемиягә алдан ук аяк киенеп торуларын күрсәтә. Шуңа күрә әлеге мәсьәлә Бөтендөнья форумына чыгарылган да”, – диелгән хәбәрдә.

Ведомствода аңлатып үтелгәнчә, Россия теләсә кайсы чирләргә каршы тору һәм вакытында тиешле чаралар күрү өчен барлык мөмкинлекләргә ия.


Фикер өстәү