«Бу – нәрсә дигән сүз?» Рөстәм Миңнеханов шәһәр Думасының хисап сессиясендә катнашты

«Башкала үрнәк булырга тиеш!» Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәр Думасының хисап сессиясендә әнә шулай диде. Аның фикеренчә, быелгы кыш кемнең кем икәнен күрсәтте. Башкалада яшәүчеләрне кар да күмде, су да басты. Ничек кенә булмасын, кунакчыллык ягыннан сынатмадык. Казанда «Киләчәк уеннары» югары дәрәҗәдә уза. Бу хакта, Татарстанга килгәч, Россия Президенты Владимир Путин да әйтте.

Казан мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, узган ел нәтиҗәләре буенча, республика башкаласында тулай территориаль продукт күләме 1 триллион 300 миллиард сум тәшкил иткән. Шәһәр икътисадына инвестицияләр 335 миллиард сумлык чиккә якынайган. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу – 46,5 миллиард сумга күбрәк. Былтыр бюджетка физик затларның кеременә салымнан 1,5 миллиард сумга якын акча кергән. Зур һәм урта предприятиеләрдәге уртача хезмәт хакы 74 мең сумнан да артып киткән.

Мактауга лаек саннар белән беррәттән, Илсур Метшин үзен дә, кала халкын да борчыган мәсьәләләргә тукталды. Кыш көне бураннар башлангач, җәмәгать транспорты бик начар йөрү, килсә дә, анда утыра алмау баш бәласенә әйләнде.

– Казанда соңгы биш елда пассажир ташу белән шөгыльләнүче 14 предприятие бөлгенлеккә төште. Универсиадага дип сатып алган 250 автобусны яңартырга кирәк. Бүген тармакта 920 йөртүче, 820 кондуктор җитми. Башка сыймас хәл: Коры Елга юнәлешендә 18 автобус йөрергә тиеш, ә алар нибары икәү. Йөртүчеләр 150 мең сум хезмәт хакы түли торган башка тармакларга китә, – диде Илсур Метшин.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, җәмәгать транспортының торышы шәһәргә генә кагылмый. «Республика җитәкчелегенә һәм Татарстан Транспорт министрлыгына да бу эшкә бергәләп алынырга кирәк», – диде Татарстан Рәисе. Анысына бераз вакыт та кирәк. Ә менә ТКХ тармагында мөмкин кадәр тизрәк тәртип урнаштырырга кушты Рөстәм Миңнеханов.

– Казанда яшәүчеләрдән социаль челтәрләр аша килеп ирешкән ТКХга бәйле шикаятьләр саны – 1,7 процентка, «Халык контроле» системасында исә 17 процентка арткан. Тармакны яңарту чараларын күрмәсәк, җавап биреп утырырга гына кала. Барлык шикаятьләрнең өчтән бер өлеше авария очракларына кагыла. Шәһәрдә 2161 авария теркәлгән. Бер көнгә җиде ярым очрак дигән сүз бит бу. Аларның төп өлеше су үткәрү һәм су белән тәэмин итүгә туры килә, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Казанда яшәүчеләрдән килгән шикаятьләрнең 33 проценты күпфатирлы йортларны карап тоту һәм торак фондын идарә итүгә бәйле ТКХ мәсьәләләренә туры килә. «Идарәче компанияләрнең эшен тәртипкә китерергә кирәк. Алар һәр җирдә дә тиешенчә эшләми. Торак инспекциясе, шәһәр хезмәтләре идарәче компанияләрнең эш дәрәҗәсенә игътибар белән карарга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Халыкның тормыш дәрәҗәсе турында сүз чыккач, Татарстан Рәисе хезмәт хакларына да тукталды.

– Казанда яшәүче 48 мең кешенең айлык акчасы минималь хезмәт хакы күрсәткеченнән дә түбәнрәк. Бу – нәрсә дигән сүз? Сез хезмәт өчен түләүнең минималь күрсәткече күпме икәнен беләсезме? – дип, залда утыручыларга мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. – Тормыш сыйфаты – кешеләрнең муллыгы, аларның керем дәрәҗәсен күтәрү.

Быелгы кышның кар-бураннары да зур сабак булды. Коммуналь хезмәтләр көрәп бетерә алмаган кар көртләрен бу көннәрдә елмаеп караган яз кояшы да эретеп киметергә булыша әнә. Илсур Метшин исә тагын бер кат гафу үтенде.

Шөкер, башкалага дөньяның төрле почмакларыннан «Киләчәк уеннары»на килгән кунаклар алдында сынатмадык. Халыкара ярышлар югары дәрәҗәдә уза. Моны, Уеннарның ачылышына килгәч, Россия Президенты Владимир Путин да әйтте. Бу уңайдан, Рөстәм Миңнеханов мэриягә дә, шәхсән Илсур Метшинга да рәхмәт белдерде. Тик җиңел суларга иртәрәк. Татарстан Рәисе быел республика башкаласында берничә зур чара узачагын искә төшерде. Аерым алганда, Казанда май аенда – федераль дәрәҗәдәге «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum», июньдә – БРИКС уеннары, октябрьдә исә БРИКС саммиты кунакларын көтәләр. «Казан зур вакыйгалар үзәгенә әвереләчәк. Бер яктан бу безгә карата ышаныч билгесе булса, икенче яктан бик зур җаваплылык өсти», – дип искәртеп куйды Рөстәм Миңнеханов.

Утырыш алдыннан Казаннан Лисичанск һәм Рубежноега 88 тонна күләмендә гуманитар ярдәм җибәрделәр. Татарстан башкаласыннан «Игелекле Казан» фонды ярдәме белән барлыгы 1388 тонна гуманитар йөк төяп озатылган.


Фикер өстәү