Татарстанда диспансеризация узарга вакыт җиткән кешеләргә робот шалтырата башлаячак

Тавыш ярдәмчесе 2024 елда диспансеризация узарга тиешле кешеләрнең номерын җыячак.

Быел диспансеризация узарга тиешле татарстанлыларга тавыш ярдәмчесе – робот шалтырата башлаячак. Бу хакта “KazanFirst” Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Ведомство хәбәренә караганда, робот сәламәтлекне бәяләү, чирләрне алданрак ачыклау, шулай ук чирне контрольдә тоту максатында диспансеризация узарга тиешле кешеләрнең номерын җыячак.

Ул иң элек теге яки бу кешегә шалтыратып, аның белән исәнләшәчәк һәм сырхауханәгә диспансеризация узарга чакырачак. Теге кеше уңай җавап бирсә, автомат рәвештә колл-үзәк операторына тоташтырылачак. Оператор кирәкле барлык мәгълүматларга аныклык керткәннән соң, кешене кабул итүгә язачак.
Робот белән кире элемтә дә булдырылган әле. Медицина хезмәтләре сыйфатына контрольлек итү өчен булдырылган бу.


Фикер өстәү