Махсус хәрби операциядә катнашучылар турында ялган хәбәр таратучыларга карата бик кырыс чаралар күрелергә мөмкин

Дәүләт Думасына тиешле төзәтмәләр карап тикшерүгә кертелгән.

Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең телеграм-каналында Җинаять кодексына һәм Административ хокук бозулар турында кодекска махсус хәрби операциядә катнашучыларның дәрәҗәсен төшергән өчен җаваплылык турында төзәтмәләрнең карап тикшерүгә кертелүен белдергән.

Аның әйтүенчә, Россия кораллы көчләренең дәрәҗәсен төшерүгә юнәлдерелгән гамәлләргә, шулай ук белә торып ялган мәгълүмат таратуга юл куярга ярамый.

Закон бозучыларга җитди җәза: 5 миллион сумга кадәр штраф яки 5 елга кадәр төзәтү эшләре, яисә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Володин билгеләп үткәнчә, закон проекты 2нче мартта икенче укылышта каралырга тиеш. Хупланган очракта, 14 мартта соңгы укылышта каралачак.


Фикер өстәү