Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека программасы буенча укытучыларга фатир тапшыру тантанасында катнашты

Бүген Казанда социаль ипотека программасы кысаларында Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән күп фатирлы торак йортка  күченү тантанасы булды. 255 фатирлы йортта 70 фатир педагогларга бүлеп бирелгән. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, йортка тантаналы   күченү Россия Федерациясе Президенты Указы белән игълан ителгән Педагог һәм остаз елында уздырыла. Һәрберебезнең укытучысы бар. Педагог баланың киләчәк тормышына нигез сала. Без укытучыларның хезмәтен кадерлибез һәм хөрмәт итәбез. Сезнең эшегез гади түгел, әмма бик кирәкле һәм абруйлы», — диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга республика укытучылары өчен билгеләнгән 12 мең ноутбукка сертификат тапшырды.

Аннары республика Рәисе фатирларның берсендә булды һәм яңа фатирларга күченүчеләр белән аралашты.


Фикер өстәү