Әдилә Хәсәнова: «Тинчурин театры язмышымдыр»

«Хан кызы Турандык»та – горур, салкын канлы Турандык, «Ашина»да – гарип малай Мирза, «Җилкәнсезләр»дә – Дилбәр. Театр дөньясына ташкын булып килеп керде ул. Сүзебез Тинчурин театрының яшь актрисасы Әдилә Хәсәнова турында. Без аның белән нинди рольләрне якын итүе, образдан чыгу һәм кино турында сөйләштек.  

«Үземне Тинчурин театрында гына күрдем»

– Әдилә, ни өчен нәкъ менә театр өлкәсен сайладың? Актриса булу теләге кайчан барлыкка килде?

– Мин балачактан ук иҗади, сәнгатькә гашыйк бала булып үстем. 4–5 яшьләрдән үк биюгә йөрдем, музыка мәктәбендә укыдым, балет белән дә шөгыльләндем. Киләчәктә башка юлны сайлармын дип уйламадым да. Ә актриса булу, театрда эшләү теләге 7–8 нче сыйныфларда уянды. Мәктәптә театр түгәрәгенә йөри башлагач, һичшиксез, актриса булам, дидем. 9 нчы сыйныфны тәмамлап, Казан театр училищесына укырга кердем.

–  Бу теләгеңә әти-әниең каршы килмәдеме?

– Мин кечкенәдән үк иҗатта кайнап үстем. Һәм беренче чиратта моңа әтием белән әнием сәбәпче. Алар мине кечкенәдән шушы юнәлештә тәрбияләделәр. «Актриса булам», – дигәч тә, «Яхшы кызым, күңелең ничек тели, шулай эшлә», – диделәр.

– Тинчурин театрына ничек килеп эләктең?

– Казан театр училищесында мин Илдар абый Хәйруллин һәм Марсель Мәхмүтов курсын тәмамладым. Тинчурин театрына өченче курста укыганда килдем. Октябрь – ноябрь айлары иде. Ул вакытта без Илдар абый белән диплом эшенә әзерләнә башладык. Сергей Найденовның «Дети Ванюшина» әсәре буенча өзекләр әзерләдек. Шулай бер көнне Илдар абый безгә Тинчурин театрының баш режиссеры килүен әйтте. «Театрга яшьләр җитми, бәлки, берегез булса да күңеленә кереп калыр, кем булса да ошар», – диде. Икенче көнне без Туфан Имаметдиновка диплом эшләребездән өзекләр күрсәттек. Бер атнадан соң уңай хәбәр алдым. Аның белән училищеда очраштык һәм ул миңа Тинчурин театрында эшләргә тәкъдим итте. Әлбәттә, мин ризалаштым. Бу бит минем балачак хыялым иде! Тинчурин театрында эшләү ул – минем язмышымдыр. Чөнки мин Казанның Тинчурин урамында үстем. Беренче курстан ук башка театрларга караганда Тинчурин театры күңелемә якынрак булды. Мин үземне аның сәхнәсендә генә күрдем.
«Авыр рольләр якынрак»

– Беренче зур ролең турында сөйләшик.  Училищеда укыганда ук сине Сәрдар Таһировский куйган «Хан кызы Турандык»тагы Турандык роленә билгелиләр. Моны ничек кабул иттең?

– Дүртенче курста укыганда шундый зур рольгә билгеләгәч, әлбәттә, башта каушадым. Курку хисе булды, чөнки Тинчурин театрында бик талантлы яшь актрисалар бар. Алар барысы да бу рольгә лаек дип саныйм. Миндә курку белән кыюлык көрәште. Мондый рольләргә мин үземне әле яшь дип саный идем. Тик үз көчемә, булдырып чыгуыма ышандым.
– Нинди режиссерлар белән эшләгәнең бар?  Кайсы күбрәк йогынты ясады, дип уйлыйсың?

– Туфан Имаметдинов, Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин, Сәрдар Таһировский, Илсур Казакбаев белән эшләгәнем бар. Берсен дә аерып әйтә алмыйм, чөнки һәрберсе – үзенчәлекле режиссер, талантлы шәхес. Һәрберсенең үз алымы һәм һәрберсе мине яңа яктан ачты. Бу яктан мин аларга бик рәхмәтле.

– Синең ике зур һәм истә калган рольләрең: горур хан кызы Турандык һәм «Ашина»дагы гарип малай Мирза. Кайсы авыррак бирелде?   

– Берсе дә җиңел бирелмәде. Икесе дә зур мәхәббәт белән туды һәм башкарылды. Хан кызы – беренче төп ролем. Авырлыгы беренче чирканчык булуындадыр. Хезмәттәшләр алдында кыенрак иде. Чөнки син әле яшь, тәҗрибәң юк, ә сәләтеңне күрсәтергә кирәк. «Ашина»дагы Мирза – ул, әлбәттә, үзенчәлекле роль. Аны Ркаил Зәйдулла бөтенләй башкача язган, режиссер башкача күрде. Үзенчәлекле килеп чыкты.

– Ә кайсы үзеңә якынрак? 

– Гади рольләргә караганда, авыр һәм мине танырга авыр булган рольләр якынрак. Икесен дә бик яратам, икесе дә минем өчен бик кадерле.   Турандык  ул минем балам шикелле. Мирза – зур тырышлык һәм җаваплылык таләп иткән роль. Безнең театрда «Могҗиза» студиясе эшли. Анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар йөри. Әзерләгәндә «барысы да бу спектакльне караячак» дигән уйлар да булды. Алар алдында да зур җаваплылык тойдым. Арттырмыйча, дөрес итеп күрсәтергә кирәк иде.

«Кинода хисләрне үзгәртеп була, театрда юк»

– Сиңа образдан чыгу авыр биреләме?

– Укыганда Илдар абый әти-әниләребезгә: «Спектакльдән соң өйгә кайткач, балаларыгызга тимәгез, артык сораулар бирмәгез, тынычлансыннар», – дип әйтә иде. Рольгә кергәч, артык эмоцияләргә биреләсең, күңелгә якын аласың. Һәм бу бик күп энергияне ала. Төрле рольләр була бит. Театрда эшли башлагач, әлбәттә, беренче елларда авыр иде. Хәзер дә кыен була әле.  Илдар абыйның: «Сәхнәдә сез – актерлар, спектакль бетүгә сез образдан чыгарга тиеш. Артык күңелегезгә якын алмагыз. Профессионаллар шундый була», – дигән сүзләрен искә төшерәм.

– Кинода төшү тәҗрибәң дә бар. Берсен сайларга кушсалар, кайсы – киномы, театрмы?  

– Иң беренче мин «Татаркино» белән эшләдем. «Без – 41 нче ел балалары»н чыгардык. Анда мин Нина Комиссарова ролендә идем. Нурания Җамалиның «Юллар чатында» фильмында баш рольдә – Алия булдым. Узган ел ТНВ төшергән «Юллар чатында» сериалында Әдиләне уйнадым. Икесе дә – якын юнәлеш. Ә инде берсен генә сайларга дисәләр, театрны сайлар идем. Кинода күп әйберне төшереп, үзгәртеп була, ә спектакльдә хисләрне бер генә тоясың һәм аны үзгәртеп булмый.

– Театр традицияләрне сакларга яки заман белән бергә атларга тиешме?

– Театр традицияләрне саклап, заман белән бергә атларга тиеш дип уйлыйм.

Блиц-сораштыру

– Театр ул – …

– дөнья, сулыш, мәхәббәт, мөмкинлек, мәгънә һәм баскыч.

– Хыялыңдагы роль нинди?

– Чеховның «Дядя Ваня» әсәрендәге Соняны уйныйсым килә.

– Иң яхшы һәм тискәре сыйфатларың?

– Яхшылары – позитив булу, тырышлык, җаваплылык, ярдәмчеллек, гадилек. Тискәреләре, белмим, начармы ул-юкмы, күктә очарга яратам, ялкаулыгым бар, соңга калам.

 


Фикер өстәү