23 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

Кулдан язу көне

Аны икенче төрле «Почерк көне» дип тә атыйлар. Кешелек көннән-көн компьютер белән ныграк дуслашып, электрон хатлар, СМС-хәбәрләр аша аралашкан чорда бу көн үзенә күрә бер мәгънәгә ия. Бу көн гаджетларны, клавиатураларны читкә куеп, якыннарга, дусларга кулдан хат язарга кирәклеген искә төшерә.

Бәйрәмнең датасы очраклы сайланмаган – бу көнне күренекле Америка дәүләт эшлеклеләренең берсе  Джон Хэнкок туа. 1774 елда ул беренче булып АКШ Бәйсез Декларациясенә үз имзасын куя.

 

Нью-Йорк штатында табиб дипломы беренче тапкыр хатын-кызга тапшырыла

Элизабет Блэквелл (1821-1910) 1849 елның 23 гыйнварында беренче дипломлы хатын-кыз-табиб була. Блэквелл озак вакыт медицинаны мөстәкыйль рәвештә өйрәнә. Соңрак медицина буенча югары уку йортларына укырга керергә тырышып карый. Әмма аның  теләген барысы да кире кага. Ул заманнарда табиб булып ир кеше генә була ала.

Нью-Йорктан ерак түгел урнашкан Женев шәһәрендәге көллияте генә искәрмә була. Аның администрациясе студентларга кызны укырга кабул итәргәме, юкмы икәнен үзләренә сайларга тәкъдим итә. Студентлар сүз бары тик шаярту турында гына бара дип ризалашалар. Элизабет үз курсында иң яхшысы була һәм уку йортын уңышлы тәмамлый.

Менә шундый гади очрак медицинада хатын-кызлар язмышын хәл итә.

 

128 ел элек (1895) дөньяда беренче тапкыр кеше Антарктида ярына аяк баса

Антарктиданың бозлы ярларын күрүчеләр дип Фаддей Беллинсгаузен һәм Михаил Лазарев  җитәкчелегендәге 1819-1821 еллардагы дөнья тирәли  экспедициядә катнашучылар санала. Бу хәл 1820 елның 27 гыйнварында була. Дата  тарихка XIX гасырның бөек географик ачышы – Антарктида ачылу көне буларак кереп кала. Әмма Антарктида ярларына берничә дистә елдан соң гына аяк басалар әле. Моны Норвегия экспедициясе әгъзалары тормышка ашыра. Бу хәл 1895 елның 23 гыйнварында була. Яр буена беренче булып кораб капитаны  Кристенсен һәм аның пассажиры, табигый фәннәр укытучысы Карлстен Борхгревинк төшә. Нәкъ менә ул капитанны көймәне суга төшерергә һәм ярга туктарга күндерә дә инде. Норвегия галиме анда минерал үрнәкләрен җыя, антарктик лишайникны күрә һәм тасвирлый, ә суда медузаны күзәтә. Яңа материкта экипаж әгъзалары күзәткән могҗизаларның берсе поляр балкыш була.

Берничә елдан Борхгревинк Антарктидага зур экспедиция җитәкчесе ролендә (1898-1900) әйләнеп кайта.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү