9 декабрь тарихта ниләр белән истә калды?

Ватан Геройлары көне

Бәйрәм датасы символик мәгънәгә ия. 1769 елның 9 декабрендә Екатерина II Изге Җиңүче Георгий орденын булдыра. Ул елларда әлеге орден белән сугыш кырында батырлык һәм кыюлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. Соңыннан бу орденны тапшыру бетерелә. 2000 елда Россия парламенты әлеге орденны кире кайтаруга ирешә. Әмма беренче бүләкләү 2008 елда гына уза.

Бәйрәмнең максаты – яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм Ватанга хезмәт итү идеалларын булдыру.

 

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

БМО Генераль Ассамблеясе карары белән ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Төп максат – барлык илләр һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын шушы проблемага җәлеп итү.

 

Россия тимер юлларында ведомство сак хезмәте көне

Россия тимер юлларында ведомство сак хезмәте оешу Халык Комиссарлары Советының 1918 елда кабул иткән декреты белән бәйле. Әлеге документ нигезендә юлларны саклау буенча Бөтенроссия ведомствоара гадәттән тыш комиссиясе төзелә, һәм юлларны саклау оешмалары тулысынча аның карамагына күчә. Соңрак тимер юлларны саклау хезмәте мөстәкыйль бүлекчә булып аерылып чыга. 1921 елның 9 декабре аның рәсми оешу көне булып санала.

 

«Компьютер тычканы»ның туган көне

1968 елның 9 декабре «компьютер тычканы»ның туган көне булып санала. Нәкъ шул көнне Стэнфорд тикшеренү институтыннан Сан-Францискодагы исәпләү техникасы буенча конференциядә Америка уйлап табучысы Дуглас Энгельбарт беренче «компьютер тычканы»н күрсәтә. Ул бер төймәле, тәгәрмәчле агач куб формасында була.

Сатуга эләккән беренче «компьютер тычканы» инде заманча формага ия була. Аның бәясе якынча 400 доллар тәшкил итә. Хәзерге вакытта «компьютер тычканы» зур үзгәрешләр кичерә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү