Бүрегә юлыккан очракта нишләргә? Белгеч киңәшләре

Көтмәгәндә генә бүрегә юлыккасың икән, аның белән тыныч кына сөйләшергә, борылып басмаска һәм йөгереп китмәскә кирәк. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгече “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Министрлык вәкиле билгеләп үткәнчә, бүре, үзенә хәтәр янавын сизмәсә, кешеләргә бик сирәк очракта гына ташлана. “Кыргый җәнлеккә аркагыз белән борылып басмагыз, йөгереп китмәгез. Җәнлек ташланмасын өчен артка чигенегез. Бүрегә тыныч тавыш белән дәшегез, кычкырмагыз”, – дигән МЧС хезмәткәре.

Белгеч тышкы билгеләре буенча бүренең котыру чире белән авырыймы-юкмы икәнен билгеләү өчен кирәкле киңәшләрен дә биреп узган. Чирнең төп билгеләре – җәнлекнең күзләре тонык, башы салынган, йоны төерчекләнгән булу. Чирле бүренең селәгәе агып тора, койрыгын кыскан була. “Бүре тышкы яктан сәламәт күренсә, үзен тыныч тотачак. Хәтәр янау сизмәсә, бүреләр кешеләргә бик сирәк очракларда гына ташлана”, – дип йомгак ясаган сүзенә ведомство вәкиле.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Курган өлкәсенең Петуховск округы башлыгы Антон Волков 4 кешегә бүренең һөҗүм итүе турында белдергән. Бер хатын-кыз бүре һөҗүменнән соң һәлак булган.


Фикер өстәү