Татарстанда бер атна эчендә икенче тапкыр котыру чире табылган

Балык Бистәсе районы Бәтке авылында хайваннарда котыру чире буенча карантин кертелгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән тиешле указга кул куйган. Бәтке авылы Ленин урамында урнашкан шәхси ярдәмче хуҗалыкта котыру чире ачыкланган. Менә хәзер аннан 1 чакрым радиустагы территория чир йоктыру куркынычы янаган хәтәр җир булып санала.

Исегезгә төшерәбез: соңгы атнада республикада теркәлгән котыру авыруының икенче очрагы инде бу. 26 июльдә Алексеевск районы Биләр авылында әлеге чир буенча карантин кертелде.

Чир табылган урында чирле хайваннарны дәвалау, чит кешеләрне кертү, хайваннарны алып чыгу тыела. Шулай ук карантин вакытында авылда ярминкә һәм күргәзмәләр үткәрергә ярамый. Карантин чир йоктыруда шикләнелгән соңгы хайванны чалганнан соң 60 көн узгач кына алына.


Фикер өстәү