Казанда шәхси йортларны сату 70 процентка кимегән

Июнь аенда нибары 200ләп кенә коттедж сатылган.

Казанда июнь аенда нибары 197 шәхси йорт сатылган. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 70 процентка кимрәк бу. Ул чагында 631 коттедж сатып алынган булган.
Гомумән, шәхси йортларны сату-алу базарына килгәндә, быел июнь аенда барлыгы 1 302 алыш-биреш ясалган. Әлеге күрсәткеч 2021 елның июнь ае белән чагыштырганда 64 процентка кимрәк. Росреестрның Татарстандагы идарәсе мәгълүматлары шундыйрак.

Сүз уңаеннан, республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының соңгы мәгълүматларына караганда, беренче яртыеллыкта төбәктә 10 374 шәхси йорт төзелгән. Бу еллык планның 87%ын тәшкил итә.


Фикер өстәү