16 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья Битлз көне

Бәйрәм 2001 елдан бирле ЮНЕСКО карары буенча билгеләп үтелә.

1957 елның 16 гыйнварында Ливерпульдагы «The Cavern» клубында әле беркемгә дә билгеле булмаган музыкантлар Джон Леннон, Пол Маккартни һәм Джордж Харрисон үз юлларын башлап җибәрә.

«The Beatles» Британия рок-төркеме 1960 елда нигезләнә. Аның составында Джон Леннон, Пол Маккартни, Джордж Харрисон һәм Ринго Старр уйный.

Легендар группа 1970 елда таркала. Бу вакыт эчендә алар 13 альбом чыгара, һәр җырлары чын хит була.

 

Бөтендөнья шугалак (боз) ясаучылар көне

Бу көнне зур боз ареналарында эшләүче профессионаллар да, ишегалларында шугалаклар ясаган һәвәскәрләр дә бәйрәм итә.

Дата очраклы гына сайланмаган. 1901 елның 16 гыйнварында Америка инженеры Фрэнк Замбони туа. Ул шугалакларда бозны ясау өчен боз комбайны – ресурфейсер – уйлап таба. Моңа кадәр барысы да кулдан эшләнә.

 

54 ел элек (1969) «Союз-4» һәм «Союз-5» пилот белән идарә ителә торган космик корабларның дөньяда беренче тоташуы тормышка ашырыла

Владимир Шаталов идарә иткән «Союз-4» Байконур космодромыннан 1969 елның 14 гыйнварында китә. Икенче көнне космоска «Союз-5» юл ала. 16 гыйнварда кораблар орбитада очраша. Тоташу автоматик режимда башлана, соңыннан Борис Волынов һәм Владимир Шаталов эшне кул режимында төгәлли. Бу ике пилотлы корабның орбитадагы беренче тоташуы була.

 

64 ел элек (1959) Горький автозаводында «Чайка» (ГАЗ-13) автомобильләренең беренче партиясе җыела

«Чайка» үз заманасы өчен революцион автомобиль була. 195 ат көче, 8-цилиндрлы двигатель, руль гидрокөчәйткече, төймәле тапшыруларны күчергеч, электр ярдәмендә күтәрелүче пыялалар, томанга каршы фаралар һәм автоматик бөтендулкынлы радиоалгыч. Мондый характеристикалар әлегә кадәр бар машиналарда да юк. Автомобиль кулдан җыела.

1981 елда ГАЗ-13 чыгарудан туктатыла . Шушы еллар эчендә 3 меңнән артык автомобиль дөнья күрә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 


Фикер өстәү