Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү булдырырга җыеналар

Төзелеш министрлыгы башка ведомстволар белән берлектә Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бердәм түләү документын кертү мөмкинлеге турында фикер алыша. Анда гомумйорт күрсәткечләре турындагы мәгълумат урын алачак. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Узган ел ахырында әлеге хат министрлыклар һәм башка ведомстволарга җибәрелгән булган. Бердәм түләү документын булдыру өчен торак-коммуналь хуҗалыкларның дәүләти мәгълүмат системасында коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча электрон документларга күчү планлаштырыла.

Яңалык хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырырга, кәгазь документларга чыгымнарны киметергә, шулай ук гражданнарга нәрсә өчен һәм күпме түләүләрен аңларга ярдәм итәчәк.

«Бердәм түләү документы квитанцияләрне формалаштырган өчен комиссияләр алучы исәп-хисап үзәкләренең бизнес-модельләрен алмаштырачак. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыкларның дәүләти мәгълүмат системасы, бердәм оператор буларак бүгенге көндә булган хокук бозуларны бетерәчәк һәм акчалар әйләнешен дәүләт дәрәҗәсендә контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк», — дип белдерде «Торак һәм шәһәр мохите» иҗтимагый халык фронты тематик мәйданчыгы белгече Павел Склянчук.

 


Фикер өстәү