Тамак туймауның чир билгесе булу ихтималын аңлатканнар

Тикшеренгәндә, нәрсәләргә игътибар итәргә?
Һаман саен ашыйсы килеп тору организмда чирләрнең баш калкытуы турында сөйләргә мөмкин. Бу хакта Россия Президенты эшләр идарәсе Үзәк клиник хастаханәсенең табиб-терапевты Полина Ермолаева “Москва 24” хәбәрчесенә сөйләп үткән.

Белгеч әйтүенчә, тамак туймау хисе калкансыман биздәге проблемалар, шикәр чире, паразитлар һәм ашказаны сузылу турында сөйләргә мөмкин.

“Ашказаны – мускуллардан торучы, сузылма орган. Күләме – чама белән 500 миллилитр тәшкил итә. Ашаганда, ризыкны сыйдыру өчен, тышчасы сузыла. Күп ашаганда, ашказаны тышчасы төрле якка нык сузылып, күләме өч-дүрт литрга җитәргә мөмкин”, – дип аңлатып үткән табиб.

Аның әйтүенчә, ашказаны күләмен нормаль хәлгә кире кайтару өчен еш, әмма әз-әзләп кенә ашарга кирәк.
Калкансыман биздә проблемалар килеп чыккан очракта, ачыгу хисенә хәлсезлек, чәч коелу, ярсучанлык өстәлә икән.

Организмда суалчаннар булганда да гел ашыйсы килеп торырга мөмкин. “Бик күп алар. Бавыр суалчаны, аскридоз, эхинококкоз… Кайберләренең озынлыгы 10 метрга җитә хәтта”, – дип искәрткән табиб.


Тамак туймауның чир билгесе булу ихтималын аңлатканнар” язмасына фикерләр

Фикер өстәү