7 февраль тарихта ниләр белән истә калды?

Сочида – Кышкы Олимпия уеннары

8 ел элек (2014) Сочида XXII Кышкы Олимпия уеннары башлана. Кышкы уеннар Россиядә беренче тапкыр үткәрелә. Анда 89 илдән 2800 спортчы килә. Алар спортның 15 төре буенча ярыша. Лидерлар – Россия (11 алтын, 9 көмеш, 9 бронза медаль), Норвегия (11, 5, 10) һәм Канада (10, 10, 5). Олимпия уеннары 23 февральдә тәмамлана.

Тимер юллар

165 ел элек (1857) император Александр II «Россиядә беренче тимер юллар челтәре төзү турында» указга кул куя. Ул чорда Россия бу өлкәдә башка дәүләтләрдән бик артта кала. 1853 елда Россиядә тимер юлларның озынлыгы бары тик 979 чакрым гына (1044,4 км) була. Указга кул куелганнан соң төзелеш кызу темп ала: 1887 елда инде 61 юнәлештә тимер юл булып, Мәскәү белән Петербург Россия шәһәрләре белән генә түгел, чит илләр белән дә тоташа.

Хуҗабәй

227 ел элек (1795) Хуҗабәй порты Одессага үзгәртелә. Кара Диңгез буендагы Хуҗабәй дип аталган торак урын турында XV елгы документларда искә алына. 1760 елда төрекләр монда ныгытма төзиләр. 1789 елда рус-төрек сугышы вакытында аны генерал-майор Осип Дерибас җитәкчелегендәге отряд басып ала. 1791 елны Хуҗабәй Россия империясе составына керә. 1794 елның 7 февралендә Екатерина II указы белән шәһәр-порт Одесса дип йөртелә башлый. Аны ерак түгел урнашкан борынгы грек колониясеннән чыгып кушылган дип фаразлыйлар.

Ут сүндерү җайланмасы

159 ел элек (1863) беренче ут сүндерү җайланмасы патентлаштырыла. XVIII гасырда җайланмалар су тутырылган мичкәләрдән гыйбарәт була. Аларны янгынга ыргыталар да, су түгелеп, утны сүндерә. Соңрак немец табибы Фукс уйлап тапкан җайланмаларны куллана башлыйлар. Ул тозлы су тутырылган пыяла шар була. Аны да утка ыргыталар. Шар ватылып, су янгынны сүндерә. Заманчасын хәтерләткәнен 1813 елны инглиз Джордж Мэнби уйлап таба. Ул басым астында 13 литр селтеле су тутырылган бакыр савыт була. Аны арбада тартып йөриләр. Әмма рәсми җайланма булып 1863 елның 7 февралендә америкалы Алан Креем патентлаштырганы санала. 1904 елны рус инженеры Александр Ролан күбекле җайланма уйлап таба. Соңрак порошоклы һәм углекислоталылары барлыкка килә.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү