Укытучы бер баланың маңгаена «2»ле куйган

Кыз дәрес вакытында сыйныфташлары белән сөйләшеп утырган, тәртип бозган булган.

Укучы белән укытучы арасында нинди генә хәлләр килеп чыкмый хәзер. Кайчак мөнәсәбәтләр җитди борылышлар да ала.

Башкортстанның Күмертау шәһәрендә рәсем укытучысы дәрестә үзен тәртипле тотмаган балага «2»ле куйган. Кызның билге куярга альбомы булмаган. Ачуы чыккан педагог бер дә аптырап тормаган, билгене ручка белән кызның маңгаена куйган. Сыйныфташлары кызны якламаган, әлеге хәл аларга бик кызык тоелып, рәхәтләнеп көлгәннәр.

Маңгаендагы билгене кыз дәрестән соң юып бетергән. Мәктәп директоры кызның әнисе белән сөйләшергә, ә үзен тота алмаган укытучыны эшеннән җибәрергә җыена.


Укытучы бер баланың маңгаена «2»ле куйган” язмасына фикерләр

  1. Кукмаранын №1 мэктэп укытучысы Данил Насыйбуллин гел балаларнын мангаена топле 1ле куя иде! Ана карап бер бала да надан да калмады, укытучы да эшсез калмады. Хэзер бигрэк инде, нэрсэ эшлэсэлэр дэ ярамый 🤷‍♂️

Фикер өстәү