Газетага язылу

Күрше республикада яңа мәчет ачылды

4 ноябрь – Халыклар Бердәмлеге көнендә Марий Эл Республикасы Звенигов районы Шелангер бистәсендә яңа мәчет ачу тантанасы булды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучыларны Марий Эл Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе имам-мөхтәсиб Фәрит Шаһиев җылы сәламләде. Россия мөселманнарының рухи лидеры, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән РФ мөселманнары Диния нәзарәте Эчке эшләр департаменты җитәкчесе Наил Шакиров Халыклар бердәмлеге көне белән котлау һәм «Ар-Рахман» мәчете ачылу уңаеннан догалы теләкләр һәм котлау тапшырды.

Наил Шакиров яңа мәчеткә Россия мөселманнары башлыгыннан истәлекле бүләк тапшырды, ә Яңа Аллаһ йорты китапханәсенә дини әдәбият тапшырылды.

Эчке эшләр департаменты җитәкчесе мөселман гыйбадәтханәсен төзүгә өлеш керткән мөселман активистларына Баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең Рәхмәт хатларын тапшырды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре