Россиядә бер тәүлектә коронавирусның яңа очраклары Алтай Республикасында иң аз теркәлгән. Анда авыручылар 0,15 процент тәшкил иткән.
«Бер тәүлектә коронавирус йоктыручылар иң аз булган төбәкләр — Алтай Республикасы (0,15 процент), «Бурятия Республикасы (0,16), Магадан өлкәсе (0,17)», — дип хәбәр итә ковид таралуга каршы көрәш оператив штабына сылтама белән РИА Новости.