Укытучы Захаровлар династиясе мәктәп дип яши: аларның хезмәт стажы – 450 елдан артык

Алабугада яшәүче укытучы Захаровлар династиясенең хезмәт стажы – 450 елдан артык.  Әлеге нәсел 13 укытучыны берләштерә, бүген шуларның дүртесе укыта. Берсе дә бу юлны сайлаганына үкенмәгән. Алар яратуны буыннан-буынга  ничек күчерә алды икән?

Алабуга районы Олы Шүрнәк авылында яшәүче Василий бабалары укытучы булган аларның. Гади генә түгел, фронтовик укытучы! Жидееллык мәктәпне тәмамлап, Алабуга педучищесына укырга кергән ул. 1941 елның 22 июнендә  Захаров укыган төркем аттестат аласы көнне иртүк каһәр суккан сугыш башланган. «Балалар, сугыш!» дигән сүз яшьләрнең өметен өзгән. Василийга 17 яшь тә тулмаган, шуңа күрә аны  Краснобор районына башлангыч сыйныф укытучысы итеп җибәрәләр. Әлбәттә, озакка түгел. Сарапул хәрби-пехота училищесында алты ай укыгач, 1943 елда укытучы егетне Воронеж фронтына взвод командиры итеп билгелиләр. Василий Берлинга кадәр барып җитә. 1947 елда демобилизацияләнгәннән соң, башта туган авылы мәктәбендә хәрби җитәкче, аннан тарих укытучысы, директор урынбасары вазыйфасын башкара. Яшь укытучы Мариягә өйләнеп, гаилә кора. Хатыны  авылдагы сабыйларны утыз елдан артык укырга, язарга, санарга өйрәтә. Василийга исә дүрт ел Морт районында халык мәгарифе җитәкчесе дә булырга туры килгән. 1954 елдан 1965 елга кадәр Олы Шүрнәк мәктәп директоры вазыйфасын башкарган. Колхоз рәисе итеп билгеләсәләр дә, күңеле барыбер укытучылыкка тарткан. Тарих укытуын дәвам иттергән. Төрле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнгән.  85 яшендә вафат булган. Гомумән, бу нәселдә мактау кәгазе алмаган укытучы юк. Барысы да хөрмәткә лаек.

Василий белән Мария укытучы һөнәренә мәхәббәтне улы Борис һәм кызы Татьянада да уята алган.  Татьяна  34 ел гомерен мәктәпкә багышлый. Борис та әтисе кебек гомерлек яры итеп башлангыч сыйныф укытучысы Равиләне сайлый. Алар Олы Шүрнәк авылы балаларын гыйлемле итүгә зур өлеш керткән.  Борис абый  45 ел физика укыткан, мәктәпне җитәкләгән. Өч бала үстергән алар. Олы уллары Руслан заманында физика  укыткан,  әмма хәзер геофизик булып эшли икән. Кызлары Лариса Осипова хәзерге вакытта Алабугадагы 7 нче мәктәптә директор урынбасары. Төпчекләре Вадим пединститутны бетерсә дә, язмышын  мәктәпкә бәйләмәгән.

Нәселдәге барлык  укытучыларны да санап бетерерлек түгел. Арада гомер буе укытучы булып эшләгәннәре дә, шул ук вакытта башка юлдан китүчеләре дә бар. Василий Захаровның сеңлесе Вера Мельникова турында да әйтмичә булмый. Ни өчен дигәндә,  нәселнең әлеге тармагы Иске Куклюк мәктәбенә хезмәт итә. Вера ханым 26 ел башлангыч сыйныфларны укыткан. Аның улы Иван 41 ел мәктәптә  директор булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ә хатыны Валентина хәзер дә татар теле укыта.  Уллары Николай да әти-әнисе сукмагын сайлаган. Биредә 13 ел тарих укыта.

Без әлеге нәселдәге өченче буын укытучы – Лариса Осипова  белән элемтәгә кердек.

– Кечкенә чакта көзге артына акбур белән язып, укытучы булып уйнадым, ә  Василий бабам хаталарны тикшерә иде. Укытучы булыгыз дип үгетләгәнен хәтерләмим, – ди 45 яшьлек Лариса Борисовна.

Нәселе белән горурлануын да яшермәде ул. Әти-әнисе, туганнары – эшендә дә зур терәк. «Бергә җыелган чакта да сүзебез  эшкә барып тоташа. Элеккеге белән хәзергене чагыштырып, фикер алышабыз. Олы буын: «Сезгә рәхәт, интернеттан бөтен нәрсәне табып була, ә без үзебез эзли идек», – ди.  «Ничек эшләсәк, дөрес булыр?» – дип киңәшләр дә сорыйбыз.  Алар  заманча карашлы, бүгенге мәктәптә акбур тотып та, шул ук вакытта интерактив тактада да менә дигән итеп эшли белә. Үзем дә акбур белән эшләргә яратам», – ди Лариса.

Әти-әнисе Ларисаны баштарак укытучы булмаска өндәсә, хәзер, берүк китә генә күрмә, дип тора икән. ЗАГСка китеп эшләп караган, әмма барыбер укучыларын сагынып, кире мәктәпкә кайткан. Белемле физик, математик әби-бабай булганда, оныкларга да рәхәт. Репетитор яллыйсы юк.

Оныклар, оныкчыклар укытучы эшен дәвам иттерерме соң? Анысы билгесе. Әйтик, Борис абый белән  Равилә апаның сигез оныгы бар. Барысы да – ир-егетләр. «Ирләрнең бик укытучы буласы килми шул. Әмма арадан 1–2се булса да безнең юлдан китсә, бик сөенер идек, – ди Захаровлар.

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү