Лапастагы байлык: Әстерхан өлкәсендәге татар авылы нинди серләр саклый?

Сүзебез – ишегалдындагы корылма түгел, ә Әстерхан өлкәсендәге татар авылы Лапас турында. Соңгы араларда монда бик җитди казу эшләре бара. Хәзинә эзләүчеләр – Казан федераль университеты белән Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты белгечләре, студентлар. Экспедиция Татарстан Республикасының «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» программасы кысасында үткәрелә.

Казу эшләре вакытында археологлар Алтын Урда чорында, 1320–1330 нчы елларда төзелгән шәһәрчек-каберлеккә юлыкканнар. Бу – шәһәр тибында төзелгән бик зур татар зираты, ди алар.

– Без әлеге археологик һәйкәлне «Патшалар үзәнлеге» дип атау ягында, чөнки монда Алтын Урда (элегрәк аны үзара Ак Урда дип тә атаганнар) дәүләтенең җитәкчеләре һәм югары дәрәҗәдәге түрәләре җирләнгән дип фаразлана. Үзбәк хан тарафыннан монда дини-сәяси үзәк төзелгән булырга тиеш, – ди бу җәһәттән тарих фәннәре кандидаты Ришат Гузейров.

Бу каберлек-шәһәрчекне төзүче осталар өч чакрым ераклыкта, Актүбә елгасы буенда яшәгәннәр. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, алар кирпеч белән известьне Алтын Урданың төрле төбәкләреннән коры җирдән дә, су буйлап та ташыганнар. Мондагы төзелеш материаллары инде күпне күргән археологларны да шаккатырган. Баксаң, моңа кадәр аларның бу дәрәҗәдә югары технология белән эшләнгән кирпечне беркайчан да очратканнары булмаган. Ул үзе составы ягыннан табигый ак ташка охшаган, фаянс әзерләгән вакытта кулланылган технология белән яндырылган. (Сүз уңаеннан, мондагы кирпечләр XVII гасырда Әстерхан Кремле төзелешендә кулланылган.)

Үзәк мавзолейның биеклеге – 50 метр, стеналарның калынлыгы – 2 метр. Гөмбәзе зәңгәрсу төстә. Алгы ягындагы бизәкләр чәчәк һәм үсемлекләрдән ясалган. Бу мавзолей хаҗ урыны булып саналган. Алтын Урданың барлык төбәкләреннән изге урынга халык агылган. Сарай-Бату дип аталган башкала да шәһәрчектән 50 чакрым ераклыкта гына урнашкан булган.

Тикшеренүләр вакытында студентлар мавзолей эчендәге өч каберлеккә юлыгалар. Берсендә 7–8 яшьлек малай җирләнгән. Галимнәр фикеренчә, калган икесендә дәүләт элитасы төркеменә кергән өлкән яшьтәге кешеләрнең җәсәдләре булырга тиеш дип саный. Җирле халыкның элек-электән килгән үз фикере бар: алар үзәк мавзолейда Дәүләт-Хан җирләнгән дип уйлыйлар. Шунда ук агач кисәкләре дә табылган. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, алар мавзолей һәм җылылык үткәрү системасы төзелешендә кулланылган. Бу система температура кискен үзгәргәндә бинаны җимерелүдән саклаган.

Археологлар әйтүенчә, каберлек-шәһәрчектә төрле зурлыктагы мавзолейлар, каберләр бик күп. Аларның сурәтләре Урта Азиядәге мавзолейларга охшаган. Димәк, эшләгән осталар да шул яклардан килгән дип фараз кылырга була. Әлбәттә инде, моның дөреслеген дәлилләр өчен борынгы Хәрәзмдәге корылмалар өчен кулланылган плитәләрнең составын өйрәнергә туры киләчәк. Һәр табылдыкка шунда ук паспорт ясала. Хәзинәләрнең барысы да Татарстан Республикасының археология музеена тапшырылачак.

КФУ доценты Рузил Саттаров әйтүенчә, экспедициядә археолог белгечлеген сайлаган студентлар да, магистрантлар да катнаша. «Без лекцияләрдә алган белемнәрне хәзер практикада кулланабыз, археологик эшләр үткәрүнең методикасы белән танышабыз», – ди ул.

Әйтергә кирәк, борынгы каберлек археологлар өчен генә түгел, башка өлкәдәге белгечләр өчен дә кызыклы. Мәсәлән, монда палеоботаника (ягъни казу эшләре барышында табылган, борынгы заманга бәйле үсемлекләрне өйрәнү) буенча да тикшеренүләр бара. Физика институтының астрономия һәм геодезия кафедрасы вәкилләре топография сурәтләре төшерү белән мәшгуль. Чөнки объектның кайда урнашуын, нинди формада булуын ачыклау бик мөһим. Бу соңыннан компьютерда корылмаларның моделен ясау өчен кирәк. Географ белгечлеген алырга җыенучылар туфрак составын, җирле флора һәм фаунаны өйрәнәләр. Зәңгәрсу төскә манылган кирпечләрне Казанга алып кайтып тикшерәчәкләр. Кыскасы, тарих ул – шундый әйбер: аның төпкеленә төшәргә дип казына башласаң, һәркемгә дә эш җитәрлек.

1367 елда бу мавзолей Италия сәяхәтчесе Пицигани картасына кертелгән була.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү