Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов: “Яңа автомобиль – бик зур бүләк”

Рөстәм Миңнеханов бүген республика август киңәшмәсе алдыннан район һәм мәгариф идарәләре җитәкчеләренә автомобиль ачкычлары тапшырды. «Лада Веста» машинасы 49 район һәм шәһәргә кайтып китте.

– Мәгариф – республиканың киләчәген формалаштыру өчен нигез. Сезнең мобильлек һәм нәтиҗәлелек күбесенчә оператив эшләргә мөмкинлек бирүче транспорт булуга бәйле, – диде Татарстан Рәисе, әлеге тантаналы чарада.

Район һәм шәһәрләрдән килгән мәгариф белгечләре, район башлыкларының һәммәсе дә сөенде бүген.
– Яңа уку елы башлана. Казан һәм районда узган чараларга еш йөрергә туры килә. Машинабыз яңа түгел, кирәк иде. Яңа автомобиль – бик зур бүләк. Моның өчен Республика Рәисенә бик зур рәхмәт, –диде Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов.

Татарстан Рәисе Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримовка яңа машиналар сатып алуда ярдәм иткәне өчен аерым рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү