Татарстанда техник фәннәрдән БДИ бирүчеләр саны кими

Физика, химия, биология, математикадан (профиль) имтихан тапшыручылар саны кими. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә бу мәсьәләгә карата борчылуын белдерде.

– Бу проблеманың нәрсәгә бәйле икәнлеген аңлыйбыз. Моңа уку йортларында инженер белгечлекләренә кабул итүдәге үзенчәлекләр, югары квалификацияле фән укытучылары җитмәү дә сәбәп булып тора. Бу проблеманы хәл итү өчен махсус программа булдырырга кирәк, – ди министр.


Фикер өстәү