Рөстәм Миңнеханов: “Укытучының абруе бик мөһим”

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашты. Быел әлеге чара “Татарстан мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре” дигән темага багышланган иде.

Рәис традицион киңәшмәне ачып: “Республика педсоветында катнашучылар педагоглар коллективларының узган уку елындагы эшчәнлеген карап, киләсе елга бурычларны билгеләячәк”, – диде.
Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта махсуслаштырылган күргәзмә белән танышты. Шулай ук бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл җыйган укучылар, халыкара, бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләре белән аралашты.

Киңәшмәдә Рәис узган уку елында мәгариф оешмалары җитәкчеләре, район башлыклары, укытучыларның мәгариф өлкәсендә зур эш башкаруын әйтте.

– Укытучының абруе бик мөһим. Югары уку йортларында белем бирүче мөгаллимнәр турында да онытырга ярамый. Бу сорауларны хәл иткәндә ректорларны чакырыгыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. Рәис йомгаклау сүзендә укытучыларның һөнәри әзерлегенә игътибар итүне сорады.

Рөстәм Миңнеханов федераль үзәккә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Мәскәү Хөкүмәтенә, Россия Мәгърифәт министры Сергей Кравцовка, Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка республика мәгарифен үстерүдә катнашканнары өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук 2023 елны Педагог һәм остаз елы дип игълан иткән өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәтен белдерде.


Фикер өстәү