Ринат Рахматуллин үзе турында «ялган» видео таралганнан соң мөрәҗәгать белән чыкты

Ринат Рахматуллин социаль челтәрләрдә язылучыларына мөрәҗәгать белән чыкты.

Бу аның турында дөрес булмаган видео таратылу белән бәйле.

«Хөрмәтле мине яраткан тамашачым, челтәрдәшләрем! Мин бу видеоны урнаштырырга булдым, чөнки минем иҗатымны яратып, сокланып яшәүче тамашачыларым да бар. Минем иҗатыма, тормышыма көнләшеп яшәгән кешеләр дә бар.
Минем иҗатымда миңа янаган кешеләр дә, минем иҗатыма, шәхси тормышыма караган сүзләр дә чыкты.
«Без сине әле ничек тә булса бөтен халкың алдында, тамашачың алдында мыскылга калдырабыз», – дигән сүзләр дә булды. Күптән түгел миңа янаган жуликлар минем белән булган видеоны (как будто бы) социаль челтәрләргә, төркемнәргә куйдылар. Бу видеоны куяр алдыннан алар, миңа билгесез номердан шалтыратып, менә шул видеоны социаль челтәрләргә куйдырмасын өчен, миннән 3 миллион акча сорады. Мин инде бу әйбер белән полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттем. 3 миллион акча сорагач, мин бирмәдем һәм жуликлар видеоны чыгардылар.

Бу эшне бала-чага гына эшләмәгән, компьютерда профессионаллар эшләгән. Хәзерге заман мөмкинлекләре белән теләсә кайсы кешенең тавышын үзгәртеп була, теләсә кемнең битен үзгәртергә була. Төрле хәл ясап була, техника шулкадәр көчле. Минем әйтәсем килә: бу жуликларны полиция хезмәткәрләре белән берлектә тоткарладык, алар хәзер кулга алынды, тикшерү бара. Аларга карата тикшерү эшләре бара», — ди җырчы.

Әлеге видеоны үз төркемнәрендә чыгарган администраторлар да җаваплылыкка тартылачагын әйткән Ринат. Тамашачысыннан исә дөрес фикердә калуларын сорый.


Фикер өстәү