Владимир Путин мөрәҗәгатен бер минут тынлыктан башлап җибәрде

Россия Президенты Владимир Путин Россиягә яңа территорияләрне – Луганск, Донецк халык республикаларын, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен кушу турында килешүләрне имзалау тантанасында үзенең мөрәҗәгатен Донбасста кораллы бәрелешләр барышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алудан башлады.

“Без һәрвакыт “Рус язы” каһарманнарын, 2014 елда дәүләт перевороты белән килешмичә, туган телендә сөйләшү хокукын, үз мәдәниятенә, яшәүгә хокукын саклау өчен һәлак булганннарны беркайчан да онытмаячакбыз”, – диде Президент.

Ул Россия составына яңа территорияләрне кертү мәсьәләсе буенча узган референдумнарга кагылып, аларда яшәүчеләрнең үз юлын сайлауларын басым ясап әйтте.

“Федераль Җыенның Россия Федерациясенең яңа 4 төбәген – яңа субъектларын оештыру турында конституцион законнарны хуплаячагына иманым камил, чөнки миллионнарча кешеләрнең ихтыяры бу”, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез: бу минутларда Кремльнең Георгий залында тантана уза. Кремльдә яңа субъектларны Россия составына кабул итү турында берьюлы дүрт килешүгә кул куелачак.


Фикер өстәү