Татарстанда 2028 елга халыкның кимүе көтелә

Биш елдан соң Татарстанда туучылар саны артуы көтелә, әмма 14-35 яшьлек кешеләр саны бу вакытка кимер, дип фаразлана. Мондый фикерне социолог Чулпан Илдарханова белдерде.

«2028 елда республикада 14-35 яшьлекләрнең 100 мең кешегә кимүе көтелә. Әмма 2038 елга безнең демографик үсеш перспективалары бар. Алар 2012-2016 елларда бик күп кызлар тууы белән бәйле, киләчәктә бу потенциаль әниләр «, — дип билгеләде социолог «Татарстан 24 » телеканалына биргән интервьюда.

«Үлем очракларын киметүнең зур һәм яхшы нәтиҗәләренә ирештек, шуңа күрә бездә табигый үсеш булачак», — дип билгеләп үтте белгеч.


Фикер өстәү