Быел «Керәшен чибәре» таҗына Сарман кызы лаек булды

Узган кичтә Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең Питрау бәйрәме узды. Тырлау аланында узучы чараларның берсе — «Керәшен чибәре» бәйгесендә быел да тугыз кыз арасыннан иң лаеклысын сайладылар.

Шулай итеп, интернетта иң күп тавышлар җыйган «Онлайн керәшен чибәре» исеменә Тукай районыннан Лиана Самойлова лаек булды. Бәйгедә III урынны — Мамадыш кызы Оксана Федорова, II урынны Кайбычтан Марина Тараканова алды.

Ә җиңүче таҗы бу юлы Лиана Антонова белән Сарманның Ләке авылына кайтып китте. Лиана шулай ук «Иң яхшы җырчы» номинациясендә дә җиңү яулады. Бүген ул Казан Дәүләт консерваториясендә белем ала.

Башка номинацияләрдә җиңүчеләр:

«Иң яхшы биюче» — Оксана Фёдорова, Мамадыш;
«Иң сөйкемле» — Анастасия Шумитова, Мамадыш;
«Йолаларны яхшы белүче» — Маргарита Петрова, Питрәч;
«Иң җор телле» — Алёна Евдокимова, Мамадыш;
«Этник костюм белгече» — Ангелина Кузьмина, Зәй;
«Иң оста пешерүче» — Аида Сахарова, Питрәч;
«Иң оста чигүче» — Марина Тараканова, Кайбыч;
Мамадыш районының «Керәшен чибәре» — Алена Евдокимова.


Фикер өстәү