Зәй Сабан туенда батырларга ике машина бүләк иттеләр

Зәй Сабан туеның төп батыры булып быел Чаллыдан Илдар Хәмитов табылды. Аның иңенә тәкә салдылар. 

Ә менә Сабан туеның төп бүләге — машина иясен — җирәбә ярдәмендә ачыкладылар. Һәм әлеге бәхет Актаныш егете Илнар Галимовка насыйп булды.

Зәй Сабан туенда кыр батырына да машина белән тәкә бүләк иттеләр. Анысы механизатор Дмитрий Зайцевка эләкте.

Күрше районнарга килгәндә, Түбән Камада Алексей Журавлев батыр калды, Чистайда — Турал Азимов, Теләчедә исе быел легендар көрәшче Раил Нургалиев баш батыр булып танылды.


Фикер өстәү