«Смешарики» мультфильмының Татарстан турындагы сериясен 3 миллионнан артык кеше караган

«Смешарики» мультфильмының Татарстан турында сериясе дөнья күрде. Аны 3 млн ярымга кадәр кеше карарга өлгергән. Бу – «халыклар дуслыгы әлифбасы» сезонының икенче эпизоды.

Яңа сериядә Бараш Татарстаннан күчтәнәч ала. Тамашачыларга республиканың милли ашлары – бавырсак, корт, чәк-чәк, кош теле, бармак күрсәтелә. Шулай ук татар халкының гореф-гадәтләре, күңел ачулары, тарихы турында да сөйләнелә.

Яңа сезонда серияләрнең озынлыгы якынча өч минут тирәсе. Беренче ролик Бурятиягә багышланган иде.

Җиде сериядән торган цикл Россия халыкларының мәдәни мирасы елында башланды. Аны Президентның мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән башлап җибәрделәр.


Фикер өстәү