Чулман елгасында яшүсмер батып үлгән

Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Чаллының Яр буе паркы янында  16 яшьлек яшүсмернең югалуы турында хәбәр килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген алтынчы зональ эзләү-коткару отрядының водолазлар төркеме ярдан 50 метр ераклыкта малайның мәетен тапкан.

Яшүсмернең мәетен хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Бу урын коену өчен җиһазландырылмаган, дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

 


Фикер өстәү