Татар теле укытучыларына 115әр мең грант бирелә

Татарстанда татар теле һәм әдәбияты буенча 13 укытучы олимпиада призерларын әзерләгән өчен 115әр мең сум күләмендә грант алачак.

Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел грант бәйгесендә катнашу өчен 52 гариза тапшырылган, 13 кеше җиңгән. Аерым алганда, Актаныш гуманитар гимназия-интернаты, Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче интернат-мәктәбе, Арча 6 нчы урта мәктәбе, Балтач районы Норма урта мәктәбе, Кукмара 3 нче урта мәктәбе укытучылары грант алачак. Бәйге 25 майдан 10 июньгә кадәр үткәрелгән.


Фикер өстәү