Депутатлар Россиядә яшәүчеләрне торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдән вакытлыча азат итмәкче

Дәүләт Думасында ЛДПР вәкиле Василий Власов Россия халкын торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдән вакытлыча азат итүне тәкъдим иткән. Карантинга җибәрелгән кешеләрнең хәленә керү максатыннан ирештерелгән тәкъдим бу. Дума депутатының тәкъдиме төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушевка җибәрелгән дә инде, дип хәбәр итә РИА “Новости”.

– Хезмәткәрләргә, керемнәре кимүдән тыш, көннәр буе өйдә утыру аркасында коммуналь хезмәтләрдән гадәттәгедән күбрәк файдаланырга, димәк, өстәмә чыгымнар тотарга туры киләчәк. Бу исә Россиядә яшәүче күпләрнең финанс хәленә сугарга мөмкин. Ә инде коммуналь түләүләрдән вакытлыча азат итү кешеләребезгә катлаулы чорны җиңелрәк уздыруга ярдәм итәчәк, – дигән Власов.
Аның фикеренчә, карантин режимы тәмамлануга, Россия халкы коммуналь хезмәтләргә түләвен элеккечә дәвам иттерергә мөмкин.

Шул ук вакытта министр Владимир Якушев әле февраль аенда гына “Известия” газетасы хәбәрчесенә Россиядә яшәүчеләрнең коммуналь хезмәт оешмаларына 573 миллиард сум чамасы әҗәте җыелуын, комплексның сыйфатлы эшләве өчен аның акча белән үзвакытында тәэмин ителеп барырга тиешлеге турында сөйләгән булган.

Сүз уңаеннан, соңгы вакытларда күп кенә оешмаларның да икътисадка һәм илебездә яшәүчеләребезгә ярдәм итү буенча үзләренең программаларын тәкъдим итүләрен искәртик. Әйтик, “Деловая Россия” дигән урта һәм эре бизнес берләшмәсе Россия Президенты Владимир Путинга хезмәт хакы аена 5 МРОТ (хезмәткә түләүнең минималь күләме – 60 650 сум) тан артып китмәгән кешеләргә НДФЛ түләүгә мораторий кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән.


Фикер өстәү