Гонконгта яшәүче милләттәшебез Арыслан Йосыф: “Кытайда быел БДИ булмаячак”

Газетабызның 15 гыйнвар санында Әлмәттә яшәүче язучы Альберт Хәсәновның  оныгы Арслан Йосыфның Гонконг дәүләт университетында докторлык диссертациясе яклавы турында “Кайт, улым, Ватаныңа!” дигән язмасы басылган иде. Арыслан хәзер гаиләсе белән ялда, хатыны Алсуның туган җире Бөгелмәдә кунакта. Коронавирус таралган вакытта ничек кайтасы иткән? Гонконгта, гомумән, Кытайда хәзер хәлләр ничек? Якташыбыздан әнә шуларны белешәсе иттек.

– Мөгаен, сүзне Кытайның коронавирус тарала башлаган Ухань төбәгендәге хәлдән башлау дөресрәктер. Соңгы 4-5 көн эчендә анда коронавирус йоктырган яңа хасталар ачыкланмады. Шуңа күрә Кытай хакимиятләре, эпидемияне җиңдек, ахры, дигән нәтиҗәгә килеп, әкрен генә Уханьдагы карантиннан баш тартырга җыена. Гонконгта хәл бераз башкачарак. Мәгълүм булганча, Кытайда эпидемия гыйнвар азагында башланса да, Гонконг хөкүмәте ике атна чамасы арадагы чикне япмаган иде. Безне берләштерә торган бу чик егерме чакрым чамасы. Сәяси, икътисади системасы башка, чагыштырмача мөстәкыйль хисапланса да, Гонконг, махсус административ төбәк буларак, Кытайга карый. Туризм индустриясе бик нык үскән булганга, безгә  күп кеше килә, тауар алып, күңел ачып, акчасын туздырып кайтып китә иде. Хәзер чик ябык. Гонконгтан Кытайга беркем бара алмый, Кытайдан килә алмый. Гыйнвар азагында Кытайда яңа ел башланды. Кытайлар бәйрәм вакытында ил эчендә булса да сәяхәт итәргә ярата. Менә шуңа күрә коронавирус бик нык таралды.

Бездә балалар бакчалары эшли. Мәктәпләр, вузлар ябык.

– Хәзер Кытайда да, Гонконгта да, мәктәпләр, вузлар кебек, балалар бакчалары да ябык. Февральнең егермесеннән башлап Гонконг вузларында онлайн укытуга күчтек. Университет биналарына керү өчен башта табибка барып рөхсәт кәгазе алырга кирәк. Укытучымы, студентмы, гади бер хезмәткәрме – бөтенесенә бер үк таләп – шундый кәгазең булмаса, кертмиләр. Бездәге бер хезмәткәр Яңа елда  Уханьга кайтып, туганнарын бәйрәм белән котлап килгән булган икән. Ул кеше Гонконгка кайткач туганнары, дуслары белән (барысы егермеләп кеше) ресторанга барып, янә бәйрәм иткәннәр. Шушы кешеләрнең бөтенесе, хәтта аларга хезмәт күрсәткән официантларның да коронавирус эләктерүе мәгълүм була. Шулардан бер апа буддачылар монастырена барган, аңардан вирус монастырьдагы өлкәннәр арасында таралган (гадәттә анда күпчелеге өлкәннәр). Башта 80 кешенең вирус йоктыруы мәгълүм булган иде. Хәзер хасталар 200гә җитте. Әлеге 120 гонконглы чит илләрдә сәяхәттә булганда йоктырып кайткан икән. Хәзер Гонконг чикләрен бөтенләй япты. Әгәр үз кешеләре булмаса, илгә керү тыела. Инде үз кешеләре икән, кайту белән карантинга утыралар. Табиблар  тикшергәннән соң, аларга эчендә чип булган махсус беләзек бирәләр. Өй сагында утырган кебек булып чыга инде бу. Әгәр өйдән чыгып, илле метр ераклыкка китсәгез, беләзектәге кызыл лампочка яна да тыюны бозуыгыз мәгълүм була. Моның өчен бик зур штраф салына. Кибеткә дә чыгарга ярамый. Бездә онлайн хезмәт күрсәтү бик яхшы оештырылган. Кибетләргә заказ бирәсең дә, үзләре китереп тапшыра.

Бездә дә вузлар дистанцион укытуга күчте, мәктәпләрдә хәл ничек?

– Дистанцион укыту бездә дә яңалык түгел. Мин үзем антропология фәнен укытам. Хәлләр шушылай дәвам итсә, июнь аена хәтле онлайн режимда укытачакбыз да, студентларыбыз имтихан бирәчәк. Шунысы бар: Кытайда быел мәктәп балалары Бердәм дәүләт имтиханнарын бирмәячәк, тагын бер ел укыячак. Чөнки яңа елдан соң уку булмады диярлек. Кытайда уникееллык укыту системасы. 13 ел уку бу ил өчен гадәттән тыш хәл түгел, чөнки вузга кергәндә көндәшлек бик зур. Шуңа күрә күп кенә ата-аналар, укучылар үзләре, тагын бер ел уку тагын да күбрәк белем алу өчен форсат ул, дип моңа тыныч карый. Гонконгта унөченче елга калдыру-калдырмау мәсьәләсе әле хәл ителеп бетмәде. Мин үзем бер ел авылда,  кытай мәктәбендә инглиз теле укыткан идем. Бер класста 60 бала укый. Аларның унлабы киләсе елга күчмичә, утырып кала икән, искитмәле хәл түгел, дип аңлаттылар миңа. Унөч түгел, ундүрт ел укыган балалар да шактый анда.

Бөгелмәгә кайткач, сезне карантинга утырттылармы?

– Без башта Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә очтык. Дубайдан Казанга кайттык. Тегендә бөтенесе битлек кигән булса, Дубайдан кайтучы самолетта стюардессалар битлек кимәгән иде. Казанда мәгълүматларыбызны язып алып калдылар. Бөгелмәгә кайткач, Роспотребнадзор хезмәткәрләре килде, таләпләрне җиткерде. Алар кушканча, 14 көн өйдә карантинда утырдык. 18 март көнне әлеге ике атна узды. Әле кайчан чикләр ачылыр, кайчан кайтырга рөхсәт итәрләр, билгесез. Тагын озынайтмасалар, 15 апрельгә чаклы чикләр ябык, диләр. Хәер, мин эшсез утырмыйм. Компьютерымны кабызып, онлайнга чыгам да студентларыма дәрес бирәм. Гонконгтагы барча профессорлар да өйдән торып укыта. Читтән килеп укыган студентлар да, ватаннарына кайтып киткән булса, дәрес вакыты җиткәч, компьютерын кабызып, өендә генә шөгыльләнә.

Кытайда коронавирус йоктыру очраклары әле ачыкланамы?

– Элегрәк Кытайда коронавирус йоктырган дигән гыйбарә генә булса, хәзер коронавирус йоктырып кайткан дигән төшенчә дә барлыкка килде. Хәзер Азиядә, Европада сәяхәттә булган бик күп кеше кайта. Чөнки туристлык визасы беткән икән, ул илдә кала алмыйсың, авырып китсәң дә, үз илеңдә кайтып дәваланырга тиешсең. Хәер, башка илләр дә үз туристларын кайтару белән мәшгуль. Сезонлы грипптан үлеп китүчеләр күбрәк булса да, әлегә вакцинасы табылмаганга, кешеләр коронавирустан ныграк курка. Мөгаен, поездларны йөртә, фабрика-заводларны да эшләтә башларга кирәктер инде, әмма эпидемия кабат кузгалып китмәсме дип, әле аптырап торалар.

Коронавирусның файдасы да бар, диләр.

– Чынлап та, җитештерү бик зур булганга, Кояшны, аяз күк йөзен күрмәгән шәһәрләр күп иде. Кояшны, болытларны күрдек. Кытайда гына түгел, әйтик, Венециядә каналлар әшәке, болганчык судан иза чигә иде. Социаль челтәрләрдә, туристлар булмагач, Венециягә дельфиннар килгән, дип язалар. Җитештерү нык кимеп, һавага зыянлы калдык-постыклар, сөрем газлары чыгару тукталгач, Җир шары бераз сулыш алды.

Әңгәмәдәш Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү