Акчаны янда калдыру буенча иң яхшы ысулларны атадылар

Һәркемнең үз гомерендә бер генә тапкыр булса да экономия режимына күчәргә мәҗбүр булганы бардыр. Бәяләрнең үсүе, көтелмәгән  чыгымнар, кыйммәтле әйбер өчен акча туплау, кризис галәмәтләре билне кысыбрак буарга мәҗбүр итәргә мөмкин. Акча санаганны ярата. Аны дөрес тоту буенча түбәндәге киңәшләр файдага булыр.

Исәп һәм хисап

Чыгымнарны алдан санап, дөрес тәртип белән алып барганда бурычка керү куркынычы янамый. Керем һәм чыгымнарны телефонда махсус кушымталарда, яки дәфтәргә язып бару яхшы. Керем дигән бүлеккә хезмәт хакы, премия, пособие, пенсия, башка керем чыганакларын сумнарда язып чыгыгыз. Аннан соң әлеге акчаны торак өчен түләү, юлда йөрү, уку,  туклану, кием һәм башка кирәк-яраклар өчен бүлеп чыгарга була. Чыгымнарның беренче  һәм икенче чираттагыларга аерабыз. Мәсәлән, торак өчен түләми калырга ярамый, ә чәч кистерү, яңа кием алу кебек чыгымнарны кичектереп торырга да була.

Азык-төлек кибетендә

Тиз генә азык-төлек кибетенә кереп чыкканнан соң, өйгә кайткач, пакетта ашау өчен кирәкле бер юньле әйбер дә  булмавы ачыклана. Хәйран гына суммада акча тотып, “буш” кайткан вакытлар да булгалый. Монда бәяләрнең үсүе, сатучы да гаепле түгел. “Кердем, күрдем, алдым”, – дип сатып алу акча янчыгын бик тиз чистарта. Акча экономиялим дип, ашауны кысарга түгел, ә азык-төлек кибетенә барганда беренче чиратта кирәк булган әйберләрне алу максаты белән килергә кирәк. Тозга дип барып, тоз алмый кайткан чаклар да булгалый бит. Суыткычны тикшергәннән соң кирәкле әйберләр исемлеген язып чыгу файдалы.  Әлбәттә, ризыкны ялларда зуррак кибетләргә, яки базарга чыгып, атналык итеп алганда акчаны янга калдыруыгызны сизәрсез. Ташламага кызыгып әйбер алу да һәрвакыт отышлы булмый. Күп очракта яраклылык вакыты чыккан ризыкларны да ташламалы бәядән сатарга мөмкиннәр. Шуңа чекларыгызны ашамлык кибетендә калдырып кайтмагыз, сыйфатсыз ризык эләккәндә, аны кире кайтару өчен кирәге чыгуы бар.

Кием алганда янга калдыру

Кием һәм аяк киеме кибетенә төгәл нәрсә кирәген белмәгәндә кермәвең хәерле. Матур киемнәр күреп, баш әйләнгәндә кирәкмәгән әйбер алып кайтуыгыз бар. Экономияләү максатыннан килгәндә киемнәрнең яңа коллекциядән түгел, ә ташлама булганнарын сайлагыз. Ә сез ошатып калган киемгә күпмедер вакыттан шулай ук ташлама булырга мөкин бит. Яңа гына модага кергән кием алганда шуны онытмагыз: бер сезоннан аның модасы чыгачак. Шуңа күрә классик стильгә өстенлек бирсәгез, алдатмассыз, аны әллә ничә сезон рәхәтләнеп киеп була. Ә менә аяк киеменә акча жәлләргә кирәкми, чөнки очсызлы аяк икеме озакка җитмәячәк. Әгәр аяк киеменең уңайлылыгына шикләнсәгез, башта өйдә генә киеп йөреп карагыз. Уңайлы булмаса, аның акчасын кире кайтара аласыз. Ә кибеткә чыгар алдыннан танышларыгыздан ташлама ясый торган карталар алып торсагыз да була.


Фикер өстәү