«Кара көн»гә дигән акчаны нәрсәгә тотарга?

Акча туплау, керемнең бер өлешен маяга калдыруның әһәмияте турында еш язабыз. «Финанс мендәре» дигән төшенчәне дә яратып кулланабыз. Аны ничек булдырырга да, туплаган очракта, ничек итеп дөрес максатларда файдаланырга?

Иң элек кыска хәтерне яңартып, бу төшенчәнең нәрсә аңлатканын искә төшереп үтик. Финанс белгече Ләйсән Халикова әйтүенчә, «финанс мендәре»нә берәр нәрсә сатып алу өчен тупланган акча дип карыйсы түгел. Бу тормышта ул-бу килеп чыкса (әйтик, кеше эш урынын югалта, сәламәтлегенә бәйле мәшәкатьләр булса) кулланыла торган акча. Башкача әйткәндә, гадәттән тыш хәлләр өчен резерв.

Хәзер инде аны ничек тупларга, «мендәр»дә күпме акча сакланырга тиеш икәнен дә аңлатыйк. Хәер, монда җавап бик гади: күбрәк булган саен, яхшырак. Гадәттә, теләсә кайсы керемнең һич югы 10 процентын маяга тотып калырга киңәш ителә.

Шулай да, иң элек керемнәрне барлап, исәп-хисап чыгарырга кирәк. Әйтик, сез акчаны гадәттә нәрсәгә сарыф итәсез? Моны ачыклауның берничә ысулы бар.

– Бер ай эчендә барлык чыгымнарны язып, сатып алынган товар, продукция һәм башка кирәк-яракларның чекларын җыеп барырга.

– Банк картасы «тарихы»н карарга, андагы «керем» һәм «чыгым» дигән бүлекләрне анализларга. Сүз уңаеннан, көндәлектә күпме акча сарыф итүегезне контрольдә тоту өчен телефоннарга махсус кушымталар йөкләтергә дә мөмкин.

– Керем-чыгымнарны барлагач, бер айга акчаның күпме өлеше көнкүреш кирәк-ярагы, азык-төлек һәм башка ихтыяҗлар өчен тотуын ачыкларга.

Шуларны эшләгәннән соң, айлык чыгымнарыгызның күпме булуын чамалый алырсыз. Бәлки әле кирәкмәгән сатып алулар барлыгы да күренер. Аларны, билгеле, киметергә, йә бөтенләй башкармаска да мөмкин булыр. Истә тотыгыз: керем-чыгымнарны барлаганда кредит, бурычлар да исәпкә алынырга тиеш!

«Финанс мендәре»н туплауны дәвам итеп, айлык сумманы өчкә (алтыга дип тә киңәш итәләр) тапкырларга кирәк булыр. Ни өчен өч йә алты? Белгечләр шушы вакыт аралыгында вакансияләр белән танышырга һәм керем китерерлек хезмәт урыны табарга мөмкин дип саный. «Финанс мендәре» кешегә икътисади ышаныч кына өстәп калмыйча, психологик яктан тынычлану мөмкинлеге дә бирә әле. Мая барлыгын белеп яшәү рәхәтрәк, шулай бит?

«Финанс мендәре»ндәге акчаны әрәм-шәрәм итмәү мөһим. Монда инде кешенең ихтыяр көче дә сынала. Әйтик, сәяхәткә, машина, көнкүреш техникасы сатып алу өчен кирәкле сумманы «мендәр»дән капшамаска киңәш ителә. Тормышта гадәттән тыш хәл килеп чыкса, тотылган суммагызны кайдан алырсыз соң алайса? Алган кадәрен кайтарып торырга да кирәк бит әле ул.

Шунысы да бар: кредит картасы, торак, тормыш һәм сәламәтлекне иминиятләштерү «финанс мендәре»н тулыландыручы бер сәбәп булып тора. Әмма болар аны тулысынча алмаштыра алмас.

Тора-бара «мендәр»нең күләменә дә игътибар итү зарур. Вакыт узу белән чыгымнар сизелерлек артырга мөмкин бит. Бу инде бәяләр уйнавы, тормыштагы сәбәпләргә дә (әйтик, бала туу, башка шәһәргә күченү һ.б.) бәйле. Шуңа күрә кичәге «мендәр»нең бүгенгә ярамавы да бик мөмкин. Бу очракта яңадан өстәрәк язып үткән алымнарны кулланып, керем-чыгымнарны барлап чыгарга кирәк булыр.

«Финанс мендәре»н булдырып, аны ничек сакларга дигән сорауга килгәндә, монда бер төрле юлны гына сайларга киңәш ителми. «Финанс мендәре»н булдырган кешеләр диверсификация ясый ала. Хәзерге шартларда бу актуаль дә әле. Ягъни акчаның бер өлешен – сумнарда, бер өлешен башка валютада сакларга. Белгечләр «финанс мендәре»ндәге акчаны һич кенә дә кыйммәтле кәгазьләр, алтын һәм башка төр кыйммәтле металларда, криптовалютада сакларга ярамый дип искәртә.

Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белгечләре оештырган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россиядә яшәүчеләрнең 33 процентында «кара көн»гә дигән акчасы юк. Өчтән бере акчаны җыеп тормый, шундук кирәк-яракка тота икән. Сораштыруда катнашучыларның 22 проценты акчасын сумнарда саклавын әйткән. 19 проценты банкка сала. 4 проценты кыйммәтле кәгазьләр, акцияләр сатып ала икән.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү