Газетага язылу

Рамил Исламов: «Тукай – төрки халыклар арасында үзенең шигъри мәктәбен булдырган шагыйрь»

Заманында Габдулла Тукай: «Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле», – дип язып калдырган.

Рамил Исламов: «Тукай – төрки халыклар арасында үзенең шигъри мәктәбен булдырган шагыйрь»

Тарих фәннәре докторы, профессор Рамил Исламовның шагыйрьнең тууына 140 ел булу уңаеннан бастырып чыгарган «Габдулла Тукай: тормышы, иҗат мирасы һәм яңа биобиблиографиясе» дә – шул сүзләргә дәлил. Галим ярдәме белән без дә кайбер сорауларга җавап эзләдек.

Тукай әсәрләре нинди телләргә тәрҗемә ителгән?

– Бөек шагыйребезнең тәрҗемәләре, ни кызганыч, тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Бу хакта без, нигездә, академик Әбрар Кәримуллинның узган гасырда дөнья күргән тикшеренүләре буенча гына фикер йөртәбез. Ә аларның саны елдан-ел арта бара...

Тукайның әсәрләрен ныклап тәрҗемә итү эше, билгеле булганча, шагыйрьнең вафатыннан соң ук башлана. Мәсәлән, Лондонда чыга торган «Рашшиан ревью» журналының 1913 елда дөнья күргән беренче санында «Пар ат» шигыре инглиз телендә басылып чыга. Шул ук елда Истамбулда нәшер ителә торган «Төрек йорды» журналында берничә шигыре төрек телендә дөнья күрә. Тукай – төрки халыклар арасында үзенең шигъри мәктәбен булдырган шагыйрь. Әйтик, Астанада ачылган беренче уйгыр мәктәбенең уку программасында «Туган тел» шигыре дә булган, шәкертләр тарафыннан яратып кабул ителгән. Казах теленә тәрҗемәләр аерым китап булып 7 тапкыр нәшер ителгән. Танылган үзбәк шагыйре Солтан Джура 1930 нчы елларда ук Тукайның әкиятләрен тәрҗемә иткән. 1946 елда шагыйрьнең тууына 60 ел тулу уңаеннан Үзбәкстан дәүләт нәшриятында «Танланган асарлар» басылып чыга. 1961 елда үзбәк язучысы, милләттәшебез Әсгать Мохтар төзегән җыентык дөнья күрә. Шулай ук төрекмән, кыргыз, каракалпак телләрендә аерым китаплар нәшер ителә.

Тукай шигырьләре тәрҗемәләренең күпчелеге, әлбәттә, рус телендә. 1911 елның 23 июлендә Казан жандармерия идарәсе башлыгы, шагыйрь иҗатының җинаятьчел эчтәлеген билгеләү өчен, шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итү кирәклеге турында тәкъдим кертә. Шул уңайдан губернаторның тюрколог, профессор Николай Катановтан «Ишан» дигән шигырен тәрҗемә итүен соравы мәгълүм. Алга таба шагыйрьнең 6 шигыре 1914 елда Мәскәүдә Лазаревның Шәрык телләрен өйрәнү институты язмаларында бастырыла. «Габдулла Тукаев. Избранные стихи» дип аталган беренче русча җыентык 1920 елда Ташкент шәһәрендә дөнья күрә.

САН

Тукай әсәрләренең рус теленә тәрҗемәләре, Әбрар Кәримуллин билгеләгәнчә, барлыгы 36 китап тәшкил итеп, гомуми тиражы 2 млн данәгә якынлаша. Хәзерге вакытта бу сан тагын да артты.

Эстониядә «Серп и Молот» әдәби газетасының 1986 елгы 11 июль санында Аен Каалеп тарафыннан турыдан-туры татарчадан эстон теленә тәрҗемә ителгән «Шагыйрь» шигыре басыла. Милләттәшебез Гай Сабитов тәрҗемәсендә Тукай әсәрләре 1963 елда удмурт телендә аерым китап итеп бастырыла. Яков Ухсай тарафыннан чуаш теленә тәрҗемә ителгән «Шүрәле» ике тапкыр нәшер ителә. Ә 2011 елда чуаш халык шагыйре Валерий Тургай җыентык әзерли. Анда Тукайның 46 шигыре урын ала. Гаяз Ишмөхәммәдов 1969 елда «Шүрәле» поэмасын Мәскәүдә гарәп телендә аерым китап итеп бастырып чыгара. Тукай шигырьләре 1961 елга кадәр украин телендә төрле җыентыкларда, журналларда дөнья күрә. Шагыйрь Павло Тычинаның тырышлыгы белән Киевта күләмле җыентык нәшер ителә.

2006 елда «Шүрәле» поэмасы Татарстан китап нәшриятында татар, башкорт, үзбәк, уйгыр, казах, төрек, фарсы, гарәп, таҗик, рус, венгр, инглиз, немец, француз, кытай телләрендә бер китап булып нәшер ителә. Татар, рус, башкорт, чуаш, удмурт, мари телләрендә 20 шигыре тупланмасы 2011 елда басылып чыга. Шул ук елда кайбер әсәрләре татар, рус, төрек, инглиз телләрендә дөнья күрә. «Су анасы» әсәре 2009 елда фин телендә, рәсемнәр белән аерым китап булып чыга. 2012 елда аерым җыентык фарсы телендә дә дөнья күрә. Анда шагыйрьнең 108 шигыре һәм «Исемдә калганнар» дигән автобиографик әсәре урын ала. Әдипнең әсәрләре грузин, молдаван, белорус, литва, латыш, осетин, даргин, лак, иврит, балкар һәм башка телләрдә газета-журналларда, төрле җыентыкларда басыла.

Совет хакимияте елларында Тукай әсәрләре илебезнең 26 халкы телләрендә дөнья күргән, ә аерым китап булып 13 телдә нәшер ителгән.

Шагыйрьнең ничә фотосы булган?

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Габдулла Тукайның барлыгы 29 фотосы булганлыгы ачыклана. Хәзерге вакытта аларның 14 төп нөсхәсе бар, кайберләре берничә данәдә. Шагыйрьнең фотоларыннан эшләтелгән 8 рәсем-открыткасы булып, 2 сенең язмышы билгесез. Әмма бу саннар тулылыкка дәгъва итә алмый. Булганнары нигездә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә, Милли китапханәдә, Тукай музеенда саклана.

Рамил Исламов кайбер фотосурәтләрнең тарихы белән безне дә таныштырды.

– Хронологик рәвештә алганда, Габдулла Тукайның беренче фотолары Җаекта яшәү чорына туры килә. 1905 елда Җаекта төшерелгән шәкертләр фотосурәтенең төп нөсхәсе бар. Аны шагыйрьнең мәдрәсә сабакташы, соңыннан РСФСРның атказанган табибы булган Нигъмәтулла Вәлиев бүләк иткән. Әдәбият галиме С. Исәнбаев төзегән шагыйрь турындагы фотоальбомга исә Тукайның Габдулла Кариев һәм Камил Мотыйгый белән төшкән аерым рәсемнәре куелган. Шул ук чыганакта Тукай типографиядә эшләгән вакытта кулына «Мулла Насретдин» журналы тотып төшкән фотосы да урын алган.

Тарихчы Рәфыйк Нәфыйков хезмәтләреннән күренгәнчә, Тукай җырчы Рәхилә Даутовага «Рәхилә туташка» дип язып, бер фотосурәтен бүләк иткән. Ул 1984 елда Уральскидан киткәндә, бу фотоны Пушкин музеена тапшырган. Шулай ук Тукайның Уральскида бер төркем дуслары белән 1906 елда төшкән фотоның ике төп нөсхәсе саклана.

Казан чорына килгәндә, 1907 елда «Әл-Ислах» газетасы хезмәткәрләре белән төшерелгән сурәтнең ике төп нөсхәсе бар. Күп кенә чыганакларда тагын бер рәсемне күрергә мөмкин. Анда бүрәнәләрдән ике катлы итеп төзелгән, беренче һәм икенче каттагы тәрәзәләр арасында рус телендә «Редакция газеты «Эль-Ислах» дип язылган һәм шунда ук газетаның гарәп хәрефләре белән татарча исеме куелган элмә такта фонында өч кеше басып тора. Шул чорда редакциядә эшләүче Таһир Мәхмүдовның истәлекләрендә мондый юллар бар: «Без – Тукай, мин, басмаханәдә хәреф җыючы 14–15 яшьләрендәге Габдулла өчәүләшеп әңгәмә корып утырганда, рәсем аппаратын асып, Ростов реальный мәктәбендә укучы Гани Абыз идарәгә килде. Ул өчәвебезне урамга чыгарып, «Әл-Ислах» вывескасы урнашкан тәрәзәләр турында рәсемгә төшереп алды. Тукай безне түбән һәм малайлардан санамыйча, иркенләп безнең уртабызда басып торды». Шулай ук Тукайның Фатих Әмирхан белән төшкән фотоның нөсхәсе дә бар. Чыганакларда ул 1908 елда төшерелгән дип күрсәтелә. Бу фотодан 1912 елда рәсем-открытка да ясалган.

Шагыйрьнең 1911 елда Әстерханга баргач, ике мәртәбә фотога төшкәнлеге мәгълүм. Аның берсендә ул вакытта «Идел» газетасы редакциясендә эшләгән Сәгыйть Рәмиев һәм Шаһит Гайфи белән фотоательедагы бутафор көймәдә сурәтләнгәннәр. Шаһит Гайфи күмәк фотодан Тукайның гына сурәтен алып, почта открыткасы рәвешендә күбәйттерә. Бу хакта «Кояш» газетасының 1914 елгы 28 март санында хәбәр дә бастыра. Рәсемнең астына шагыйрьнең «Кыйтга» дип исемләнгән шигыреннән юллар китерә. Аны 1938 елда «Союзфото»ның Татарстан бүлеге янә почта открыткасы итеп бастыра. Казанда 1911 елда, шул ук фотодан булса кирәк, болытлар арасыннан ялтырап чыккан кояш фонында шагыйрьнең башы гына сурәтләнгән тагын бер открытка-рәсем эшләнелгән. Аның алгы ягында гарәп хәрефләре белән «Өзелгән өмид» шигыреннән өзек язылган.

Тукайның 1909 елда Якобсон фотоательесында ялгыз төшкән бер фотосы билгеле. «Гасыр» матбагасы аның рәсем-открыткасын эшләтеп күбәйткән. Истәлекләрдә Тукайның Троицкида фотосурәткә төшүе турында да мәгълүмат китерелә. Разия Мәҗитова болай дип яза: «Ул кымыздан шактый озак йөреп кайтты. Кайткач та абзыйларга килде. «Менә мин шулай ял иттем», – дип, абзыйга бер фотокарточка күрсәтте. Мин дә алып карадым. Киң далада Габдулла абый кәзәкидән, ботинкадан сузылып кырын яткан. Киткәндә, фотоны үзе белән алып китте».

Тукайның Клячкин хастаханәсендә вафатына 28 сәгать кала төшерелгән иң соңгы фотоларының ике төп нөсхәсе саклана. Аның берсендә шагыйрь караватта утырган, икенчесе аркасына мендәрләр куеп яткан хәлендә төшерелгән.

Җеназа мәрасименнән 7 фото булганлыгы ачыклана. Аларның 5 есе хәзерге вакытта килеп ирешкән. Клячкин хастаханәсенең ишегалдында җеназа җирдән күтәрелгәч, кабергә иңдерелгән вакытта алдырылган фотосурәтләрнең язмышы әлегә билгесез. Ә җирләү тәмамлангач төшерелгән фото турында беркайда да телгә алынмый. Димәк, моңа кадәр мәгълүм булмаган фотоларның, рәсем-открыткаларның килеп чыгуы бик ихтимал.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре