Быел ул матур юбилеен – 85 яшьлеген каршылады. Гомеренең иң гүзәл мизгелләрен Фоат Галимуллин иҗат дөньясында уздыра. Күптән түгел генә аның язмалары, истәлекләре тупланган ике китабы чыкты. Без дә аның белән очрашып, хатирәләрне яңраттык.
– Фоат абый, сез – күпкырлы шәхес. Балачактан ук тавышыгызны ишетеп үстек, студент елларында сезнең белән борынгы әдәбиятны, сәнгатьле сөйләм телен өйрәндек. Сез – профессор дәрәҗәсенә җиткән галим дә, бик моңлы җырлыйсыз да. Менә шушы һөнәрләрегез арасында үзегезгә аеруча кайсы якын?
– Алар арасында икесе бик якын. Беренчесе – диктор. Балачакта андый һөнәр барлыгын белми дә идем. Чөнки мин туып үскән Кукмара районындагы Арпаяз авылында электр да, радио да булмады. Безнең авылның мулласы Мостафа абзыйларга җәй саен Сабан туена аның оныклары – ике кыз кайта иде. Алар үзләре белән патефон алып кайта. Кичке якта шомырт бакчасына алып чыгып, шуны җырлаталар. Без – бала-чага өчен ул бер могҗиза кебек иде. Моңарчы авыл егетләренең урам буйлап гармун уйнап җырлап йөрүләрен генә ишеткән бала бит без. Ә монда бөтенләй башка төрле җырлар яңгырый. Берничә көн тыңлап утырып, мин аларны отып калганмын икән. Өйдә ялгыз калганда җырлап та йөри башладым. Чын сәнгать белән мин беренче тапкыр әнә шул патефон аша таныштым.
1955 елда авылга радио кергәч, патефонда яңгыраган җырларны инде шуннан да тыңлый башладым. Ул вакытта миңа 14 яшь. Радиодан сөйләүчеләрне бигрәк тә яратып тыңлый идем. Әминә Сафиуллина, Камал Саттарова, Айрат Арсланов... Мин дә, район газетасын алып, аларга охшатып укып карыйм. Миңа кем кушкан шулай эшләргә? Бу тәкъдир булгандыр инде. Ә үсеп буйга җиткәч, яшьләр мине үз араларына ала башлады, концертларда, спектакльләрдә катнаштырдылар. 16 яшемдә клуб мөдире итеп куйдылар.
– Андый җаваплы эш өчен бигрәк яшь булгансыз бит.
– Үзем дә белемем җитмәвен, клубны ачасы, ябасы гына түгеллеген аңладым. Колхоз рәисе Салих абыйга бардым да: «Миңа укырга кирәк», – дидем. Ул вакытта паспортны бирмиләр, авылдан чыгып китә алмыйсың. Салих абый җибәрмәде. Шуннан мәктәп директоры Гөлсем апа Хөсәенова янына бардым. Ул колхозның партоешма секретаре да иде. «Гөлсем апа, минем укыйсым килә, Салих абый паспорт бирми», – дим. Кулымнан җитәкләп, колхоз идарәсенә алып менеп китте. «Фоатның киләчәге бар, укырга җибәрик», – дип сөйләшеп, Салих абыйны ризалаштырды. Шулай итеп Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга кереп, режиссура бүлеген тәмамладым. Анда бик әйбәт укыттылар. Кукмарага кайтып, халык театры режиссеры булып эшләдем. Ул вакытта әле спектакльләр бик сирәк уйнала иде. Районда даими эшли торган театр миннән башланды, дип әйтә алам.
– Тавышыгыз гаҗәеп моңлы бит. Җырчы булып та китә алыр идегез. Андый хыял булдымы?
– Ничек кенә әле! Җырчы була яздым мин. Диктор булуым да әнә шул җырга бәйле бит. 1967 елда Россия күләмендә, шулай ук Татарстанда да үзешчәннәр смотрын уздырдылар. Армиядән кайткан чагым. Яшьтән үк районда бөтен концертларда катнашып, җырчы булып танылган идем. Смотрда мине Казанга барырга сайлап алдылар. Казанда Мәскәү этабына үттем. Ләкин смотрны Мәскәүдә түгел, Куйбышев шәһәрендә уздырдылар. Мин анда Фасил Әхмәтовның Мостафа Ногман сүзләренә язылган «Таң йолдызы» җырын башкардым, бүләкләр, дипломнар белән кайттык.
.jpg)
Бу хакта Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Җәвит Котдусов ишеткән. Ул: «Безнең ансамбльгә шундый тавыш кирәк, җырчы булырга теләгең юкмы?» – диде. Ә минем теләк бар иде. Җырлатып карадылар. Җәүдәт абый: «Радио белән сөйләштем, ике-өч җырыңны яздырабыз», – дип, мине шунда алып китте. Радиода бер оператор апа: «Син җырлаганда нинди хисләр кичердең, шулар турында да берничә җөмлә әйт инде. Радиодан башта сөйләгәнеңне, аннары җырыңны бирербез», – ди. Сөйли башлаган идем, туктатты да үзе чыгып йөгерде. Бераздан кешеләр җыеп кергән. Яңадан сөйләргә кушты. Сөйләп бетергәч, студиянең ишеге ачылды да, күзлекле, мәһабәт гәүдәле бер абый керде. Иңнәремнән кочаклап алып: «Энем, без сине ничә еллар эзлибез, кайда йөрисең? Син бит – диктор», – ди. Тавышым туры килә икән. «Безгә кил, ярты елдан фатир да бирәбез», – диде. Мин Җәвит абыйга карыйм. Ул «Без фатир бирә алмыйбыз. Алай булгач, монда эшлә. Эшли алмасаң, килерсең, без сине алырбыз», – диде. Шулай итеп мин диктор булып киттем.
– Хәзер диктор һөнәре юк инде, алып баручылар гына. Алар арасында нинди аерма бар?
– Диктор хезмәтенең абруе зур булган вакытта эшләдем, шуңа да үземне бәхетле дип саныйм. Ул – бик үзенчәлекле һөнәр. Дөресен генә әйткәндә, аның мәктәбе дә юк бит. Театр училищесында да өйрәтмиләр. Кайвакыт артистларны чакырып, текстны укытып карыйлар – булмый. Уйныйлар. Ә диктор ул – салкын акыл белән, текстның төбенә төшеп, аңлап, үзәген табып, мәгълүматның бөтен интонациясен әлеге үзәккә туплап укып бирүче кеше. Диктор хискә бирелми генә төп фикерне җиткерү турында уйларга тиеш. Ул язып биргән тексттан читкә китми. Чөнки аңа аны язган кеше, мөхәррир, аннары радионың җитәкчесе имза куя, мөһер сугыла. Шундый тамгалары булмаган текстны укырга дикторның хакы юк.
Мин Мәскәүдә өч ай Юрий Левитанда да укып кайттым. Ул сугыш чорындагы хәбәрләрне ничек итеп укыганын сөйләде, миннән дә аларны укытып карады. Шунда килүчеләр арасында бер конкурс оештырды. Кем сугыш чорындагы хәбәрләрне укый ала, шул җиңүче була. Бәхеткә, мин җиңдем. Юрий Левитан «Останкино» башнясындагы «Җиденче күк» ресторанына ике билет бирде. Анда керү өчен билетлар берничә ел алдан сатылып бетә икән. Ул каян алган булгандыр? Үзем белән иптәшкә Казахстан радиосыннан килгән Марат исемле егетне алдым да киттек. Анда менгәч, җирдәге бәяләр дә җиде тапкыр күтәрелә икән, без бер чынаяк чәй генә алып эчтек. Саран булган өчен яратмадылар инде, ләкин безнең башка акча юк иде.
Ә алып баручыга килгәндә, аның кулында хәзер бернәрсә юк, ул ирекле. Үзе уйлап, текстны үзе төзеп, бөтенесен үзе башкара. Ул киң карашлы, белемле, иҗади булырга, нәрсә сөйләгәнен белергә тиеш. Арада уңышлылары да, уңышсызлары да бар. Шулай да мин алып баручыларга кызыгып карыйм. Без әйтергә теләгәнне дә әйтә алмый идек. Әмма бу эшемне бик яратып башкардым.
– Күңелгә аеруча якын һөнәр икәү, дигән идегез. Икенчесе кайсы?
– Мөгаллимлек. Авылда башлангыч мәктәптә ике укытучы белем бирә иде. Мине Ниса апа укытты. Аның дәрес бирүе, аңлатулары миңа шулкадәр ошый иде. «Их, шушы апа кебек укытучы булсаң иде», – дип уйлаганым хәтердә. Күрше Пычак авылы мәктәбендә яраткан укытучым Гөлсем апа Хөсәенова булды. Муса Җәлил шигырьләрен ничек укырга кирәклеген дә ул өйрәтте. Педагогия институтына укырга керергә дә ул киңәш итте, һәм мин һич тә үкенмим. Шуңа күрә мин ике һөнәремне – диктор булуны да, укытучылыкны да бик яраттым. Радиода эшләгәндә, педагогия институтында укытырга ул вакыттагы ректор Миркасыйм Зәкиев чакырды. Ләкин радиодан китәргә теләмәдем. Икесендә дә эшләп йөрдем. Пединститутта миңа бер төркем студентларны бирделәр. Инде бер ел эшләгәннән соң аларны ташлый алмадым. Дикторлыктан китеп, тулысынча укытучылык эшендә калдым.
– Сез бит – заманында ике срок Язучылар берлеге рәисе дә булган кеше. Ул чорда җитәкчелек итүнең нинди авырлыклары бар иде?
– Мин берлеккә 1999 елда – язучыларның унөченче корылтаенда килдем. Беркем беркемгә буйсынмаган, теләсә нәрсә сөйләргә, язарга мөмкин булган чор. Язучылар берлегенә карата кискен сүзләр әйтү дә гадәти күренешкә әйләнде. Кешеләр дә төрле: берәүләр эшеңне хуплыйлар, икенчеләре шул ук эшне тәнкыйтьлиләр, беркемгә ярап булмый торган катлаулы вакыт. Татарстан Язучылар берлеге Мәскәүдән аерылган, мөстәкыйль оешма иде. Бездә дә, башка төбәкләрдә дә икешәр-өчәр берлек барлыкка килде. Корылтай Актерлар йортында узды. Моңа кадәр булган рәиснең инде ике срогы узган, Устав буенча алыштырырга кирәк. Корылтай башлануга ук, зал күкерт кебек кабынып китте, ике төркемгә бүленде, беркем беркемне тыңламый, тәртип юк. Көн буе шул шау-шуда башыбыз катты, уртак карарга килә алмадык, төнлә корылтайны туктатып торырга кирәк, дип таралдык. Ике айлап вакыт узды…
– Ә ул вакытта сезгә тәкъдим булмаган идеме әле?
– Корылтай вакытында тәкъдим юк иде әле. Минем докторлык диссертациясен яклаган вакытларым. Мәскәүдә расладылар. Бу шатлыкны гаиләмә дә җиткерим дип, Аккош күле буендагы бакчага киттем. Ул чакта Язучылар берлегенең шундагы Иҗат йортында яши идек. Шагыйрь Сафуан абый Муллагалиев үз йортын: «Олыгайдым, монда йөри алмыйм», – дип, миңа бүләк итеп калдырды. Бакча тирәсендә эшләп йөрим, Гариф абый Ахунов килеп керде. Чәй эчеп, бераз сөйләшеп утыргач: «Ике ай узды, язучылар корылтаен үткәрергә, рәис сайларга кирәк, без сине тәкъдим итәргә булдык. Бу минем генә фикер түгел, киңәштек», – ди. Бөтенләй уйлаганым юк иде, коелдым да төштем. «Мин бит – әдәбиятта ялгыз кеше. Нигә мине тәкъдим итәсез?» – дим. «Рәис бер төркемдә дә тормыйча, бөтен кешегә тигез карарга тиеш. Син пединститутта тарих-филология факультеты җитәкчесе булып, 7 кафедра, 80 ләп укытучы белән уңышлы гына җитәкчелек иткәнсең. Безгә шундый тәҗрибәле, язучылар белән дә уртак тел таба алырлык кеше кирәк. Холкың да тыныч», – ди Гариф абый. Мин ризалык бирмәдем. «Кире кеше икәнсең», – дип чыгып китте.
Бер айдан соң корылтай узды. Миңа башка килүче, сүз катучы күренмәде. Үзем дә тыныч кына бардым. Рәис сайларга вакыт җиткәч, Рәфкать Кәрами трибунага йөгереп чыкты да: «Мин Фоат Галимуллинны күрсәтәм», – ди. Башта 13 кандидатура бар иде. Мин иң күп тавыш җыеп сайландым. Гариф абый, трибунага чыгып, минем турыда сөйләде. Икенче көнне Минтимер Шәрипович үзенә чакырып алып: «Син берлекне таркатмаска, бердәм итеп саклап калырга тиеш», – дигән бурыч куйды.
Берлек белән җитәкчелек иткәндә иң авыры язучылар белән уртак тел табу булды. Моның өчен бик әйбәт команда кирәк иде. Шаһинур Мостафинны, Галимҗан Гыйльмановны урынбасарлар итеп чакырдым. Алар бик ышанычлы булып чыкты. Күп кенә мәсьәләләрне үзләре хәл иттеләр. Ә мин бөтен төркемнәргә дә яхшы мөнәсәбәт күрсәтергә тырыштым. Алар арасында күренекле кешеләрдән торган бер төркем бар иде, һәм ул безгә оппозициядә булды. Менә алар белән уртак тел табу иң кыены иде. Ләкин без күпчелек язучыларны үз тирәбезгә туплый алдык. Мине икенче срокка да сайлап куйдылар. Анысына сөендем инде.
– Сез – вакыйгаларга бай, кызыклы тормыш юлы узган кеше. Төп яшәү кагыйдәгез нинди?
– Сабырлык. Һәм аның янында кешеләргә яхшы мөнәсәбәт. Әбием: «Таш белән атсалар да аш белән ат», – дип әйтә иде. Кешеләргә үпкә сакламау мөһим. Бу каян килә? Авыр балачагымнан. Нәселебез бай булган. Бабамның әтисе Ярулла 20 шәр ат белән Екатеринбургка кадәр барып сәүдә иткән. Балалары да нык тормышлы. Ярулла бабамның йортын утызынчы елларда тартып алганнар. Аны мәктәп иткәннәр. Мин шул Ярулла бабам өендә укыдым.

Сугыш вакыты да бик авыр булды. Миңа 4 ай вакытта әти сугышка киткән һәм шул елны Мәскәү янында һәлак булган. Без әни белән өч малай калдык. Берзаман әниебез шешенә башлаган. Ачлыктан шулай була икән. Ул бар булганын безгә биреп барган. Ачлыктан безне колхозның аш йорты саклап калды. Әни шешенә башлагач, аны шунда эшкә куйдылар. Ул Ярулла бабам йортының беренче катында урнашкан иде. «Әмирикә боткасы» диләр иде бит – безгә шуны ашатканнар. Шундый авырлыклар күреп үскәч, мин студентларны да кызгандым. Тулай торак сорап килсәләр, урнаштырырга, яхшылык эшләргә тырыштым.
– Тормышыгызның иң матур мизгеле?
– Аны аерып алып булмый. Кукмара мәдәният йортында эшләвем дә, радиога диктор булып килүем, диссертация яклау да – һәрберсе миңа куаныч китергән. Һәм, әлбәттә, гаилә кору, балалар, оныклар туу. Хәзер инде ике оныкчыгым бар. Миңа бүген иң зур рәхәтлек бирә торганы – әнә шул оныкчыклар. Үз балаларымны карарга вакыт җитмәгән. Әле оныкларга да җитеп бетмәгәндер. Хәзер инде мин күп яктан ирекле. Шуңа күрә аларның башларыннан сыйпасаң да рәхәт. «Бабай, бабай», – дип киләләр. Оныклар «дәү әти» дип әйтәләр иде. Хәзер оныкчыклар өчен бабай буласым килә.
– Сез күбрәк үткәннәрне барлап уйланырга яратасызмы, әллә алга карапмы?
– Күбрәк алга карыйм. Артка да карыйм, шуңа күрә әле яңа гына ике китабым чыкты. Фән минем яшәү рәвешемә әверелгән. Кафедра мөдире, берлектә рәис булып эшләгәндә яза башлаган бик күп язмаларым бар. Лаеклы ялга чыккач дәвам итәрмен дигән идем. Пенсиядә дә вакытым булмады. Мин хәзер әнә шул казага калган эшләремне эшләргә тырышам. Бик күп язган һәм дөнья күрмәгән әсәрләрем, фәнни хезмәтләрем бар. Бөтен гамем хәзер менә шуларда.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез