Андыйлар арасында Мамадыш егете Талип Миңнегалиев та бар. Дагыстандагы кардәшләребезгә ярдәм кирәген белүгә үк ул дусты Әхәт белән үз машинасында юлга кузгала. «Миллионнарым юк, әмма читтә кала алмадым», – ди ул.
– Андагы хәлләрне күреп шаккаттым. Үземнән ярдәм дә җибәрдем. Әмма бу гына аз тоелды. Әгәр мин анда барсам, күбрәк ярдәм итәсемне аңладым. Блогер булгач бигрәк тә. Үз эшем белән башкаларны да ияртә алырмын, дидем. Андагы хәлләрне язылучыларыма да күрсәтеп барам, – ди ул.
– Монда әле дә су кергән өйләр күп. Без егетләр белән аларга ярдәм итәбез. Бернәрсәсез калган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кирәк-яраклар да таратып йөрибез. Күп җирдә су басудан зыян күргән йортларны сүтәләр. Бу эш безгә дә эләкте. Дагыстанлылар бигрәк ачык күңелле, рәхмәтле халык. Нинди генә ярдәм күрсәтсәң дә, рәхмәтләрен укыйлар. Шул арада кунак итәргә, үзләренең милли ризыкларын да пешерергә онытмыйлар. Без бит бердәм халык. Авырлык килгәндә тагын да берләшергә тиешбез. Әлбәттә, бөтен кеше дә юлга чыгып китә алмый. Ярдәм итәргә теләүчеләр «Ният” фондына үз өлешен кертә ала».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез