Казан Кремлендә коронавируска бәйле вазгыятькә ачыклык керттеләр

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтүенчә, соңгы арада журналистлардан бу сорауга бәйле күп мөрәҗәгатьләр килгән. Хөкүмәт йортындагы брифингта коронавирус турындагы сорауларга җавап бирделәр. 

— Коронавируска каршы көрәш республика штабы Татарстан халкына ерак сәфәрләргә, аеруча эпидемологик вазгыять начар булган илләргә чыгудан тыелып торырга тәкъдим итә. Бу — Кытай, Иран, Франция, Италия һәм башка илләр. Ата-аналарга аерым мөрәҗәгать: язгы каникул җитү сәбәпле, сәламәтлекне куркыныч астына куймас өчен, Россиядән чыгудан тыелып торсыннар иде. Балалар сәламәтлеге мөһимрәк, — диде Галимова.


Фикер өстәү