«Авыл һәм шәһәр мәктәпләренә ноутбуклар тараттык. Укытучылар бик сөенеп кабул итте»

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга республика укытучылары өчен 12 мең ноутбукка сертификат тапшырды. Узган ел да педагогларга шуның кадәр җиһаз бирелгән иде. Бу әле соңгысы түгел.

Дәресне кызыклы итеп оештырам, дисәң, заманча техникадан башка булмый бүген. Укучылар интерактив җиһазлар ярдәмендә бирелгән мәгълүматны җиңел һәм тиз кабул итә. Казанның 187 нче гимназиясендә математика һәм информатика фәннәре укытучысы Камил Абдулвахобов та шулай ди. Әлеге техника аларның эшен ни дәрәҗәдә җиңеләйтә?

– Безнең уку йорты яңа әле. Шулай булгач, укытучылар кирәк-ярак белән тәэмин ителгән, ноутбукларга мохтаҗлык юк, – ди Камил Абдулвахобов. – Укытучыларга техник кирәк-ярак тапшыруны хуплыйм. Ноутбук ул – безнең өчен алыштыргысыз эш коралы. Беренчедән, дәресне кызыклы итеп уздыру, икенчедән, белемне арттыру, алга таба үсеш өчен кирәк. Бүген яшьме, өлкән укытучымы – цифрлы грамоталы булу кирәк. Һәр яңа теманы интерактив формада бирергә тырышам. Атнага биш тапкыр кергән математика дәресенең өчесендә – мәгълүмати технологияләр, икесендә исә совет традицион формасы алымнарын кулланам. Ни өчен дигәндә, балаларның язу, санау күнекмәләрен дә үстерергә кирәк.

Мамадыш районы мәгариф бүлеге башлыгы Илдус Габдрахманов белдергәнчә, быелгы уку елы башында мөгаллимнәргә 570 ноутбук тапшырганнар.

– Авыл һәм шәһәр мәктәпләренә тараттык. Укытучылар бик сөенеп кабул итте. Ул эш урынында торырга тиеш. Әмма аларга өйләренә дә алып кайтырга рөхсәт итәбез. Бу – аларга зур бүләк. Яңа партия ноутбуклар турында исә киләсе җыелышта әйтерләр дип уйлыйм, – диде ул.

Чүпрәле районы мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Халитовның да фикерен сораштык.

– Районда барлыгы 385 укытучы белем бирә. Хәзерге вакытта барлык укытучылар да ноутбуклар белән тәэмин ителгән. Техника гел яңартылып тора. Узган май аенда 225 ноутбук алган идек инде. Бездә яше дә, өлкәне дә аны куллана белә, – диде Илсур Халитов.

Биектау районының Дөбьяз мәктәбе директоры Ринат Хәсәнов әйтүенчә, мәктәпкә ел саен 3–5 ноутбук бирелә.

– Бу яктан проблема юк. Ватыла барган саен, яңаны биреп торалар. Минем ноутбук 11 елга чыдады. Электрон белем бирү булганда, заманча техникасыз булмый, – диде Дөбьяз мәктәбе директоры Ринат Хәсәнов.

Татарстан мәгарифен үстерү «Киләчәк» стратегиясе кысасында 2010–2018 елларда укытучыларга 1,6 миллиард сумлык 91 мең 878 ноутбук өләшенгән. Узган ел исә 480 миллион сумлык 12 мең шундый җиһаз сатып алынган.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү