Математика укытучысы Камил Абдулвахобов: «Һәр  иртәдә татарча 2–3 хәбәр укыйм»

Начар укучыдан «отличник» ясап буламы? Зәңгәр чәч өчен кисәтү ясаргамы? Ни өчен ир укытучылар мәктәпкә килми? Казанның 187 нче лицее математика укытучысы, Казан шәһәренең «Ел укытучысы – 2022» бәйгесенең «Педагогик дебют» номинациясе җиңүчесе Камил Абдулвахобов белән бүгенге мәктәп, яшь укытучыларны җәлеп итү, һөнәрне ярату турында сөйләштек.

Камил Рөстәмович, сезгә, инженерлык  белеме алган белгечкә, «Мәктәптә нишләп йөрисез?» дигән сорауны еш бирәләрдер. Чынлап та,  ни өчен нәкъ менә  укытучылыкны сайларга булдыгыз?

– Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетында (КАИ) «электроникада нанотехнологияләр» юнәлешендә белем алдым. Яшермим, әлеге белгечлек миңа «запас аэродром»  кебек иде. Әгәр укытучының хезмәт хакы гаиләне туендырырга җитмәсә, инженер булып эшли алам бит. Башта аена 30 мең сум түләсәләр, берничә айдан тагын артачак. Үзем укыган вуз кафедрасында тикшеренүләр алып барырга да тәкъдим иттеләр. Диссертация язып, рейтингы зур булган журналларда  бастырып, Европа илләренә китеп, яхшы хезмәт хакы алырга  була. Әмма минем Татарстанга  файда китерәсем килде. Аны ташлап  китү минем өчен хыянәт  булыр иде.

Техник вузда укыганда, укытучы булачагымны аңлаган идем инде. Ни өчен дигәндә, күңелдә балаларга белем бирү теләге бар иде. Шуңа күрә 4 нче курста математика һәм физика укытучысына һөнәри әзерлек үттем. Студент вакытта ук мәктәптә математика укыта башладым. Өченче ел укытам. Кайда эшләвемне белгәч, танышларым гаҗәпләнә: «Ничек инде дәрәҗәле техник вузда яхшы инженерлык белеме алып, гади математика укытучысы булып эшләргә мөмкин?» «Син, чыннан да, тормышыңны мәктәпкә багышларга җыенасыңмы?»  – дип тә аптырап сорыйлар. Кем өчендер  тормыш мәгънәсе – югары хезмәт хакы, җәмгыятьтә дәрәҗәле урын, кемгәдер – нык гаилә яки үзеңне гыйльми һәм рухи яктан үстерү. Минем укучылар күңелендә якты эз калдырасым килә. Әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Кечкенәдән аның сабыйларны яратуын, сабырлыгын күреп үстем. Гаиләдә  берәү дә миңа укытучы булу фикерен такмады. Әмма әни, сиздермичә генә,  күңелемә педагогиканың беренче орлыкларын салды. Казанның Нагорный бистәсендәге гап-гади  124 нче мәктәптә белем алдым мин. 9 нчы сыйныфта укыганда, тәрбия эшләре буенча урынбасар укытучылыкка кызыксыну уятты. Фәннәр патшасын  исә математика укытучым яраттырды.

Замана укучылары белән эшләү җиңел түгелдер. Яшь укытучыны санлыйлармы соң?

– Миңа – 23 яшь. Үзем дә шул балалардан ерак китмәдем бит әле. Яшь булгач, алар белән уртак тел табу авыр түгел. Вузны тәмамлагач,  башкаладагы 49 нчы мәктәптә укыта башладым. 10–11 нче сыйныфларда физика дәресләре алып бардым. Яшь аермасы – нибары 3–4 ел гына. Дәрестә мин укытучы булып калам. Төп  бурычым – баланы олы тормышка әзерләү.  Сыйныфларда  балалар саны 30–35кә җитә. Һәрберсенең күңеленә ачкыч табарга кирәк. Дәрес кызык булырга тиеш. Югыйсә белемне җиткереп булмаячак. Аларны  ишетергә, нәрсә теләгәннәрен аңларга тырышам. Әти-әниләр белән дә дуслык кирәк. Өч як: укытучы, укучы, әти-әни дөрес эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкин.

Математикага бөтен укучының теше үтми. Гуманитар профильле сыйныфлар да бар  бит. Ничек уйлыйсыз, «икеле-өчле»гә укучыдан отличник ясап буламы?

– 187 нче лицейга быелгы уку елында килдем. Анда төрле профильләр эшли. Шул исәптән, гуманитар да. Миңа  8 нче гуманитар сыйныфны бирделәр. Балаларның күбесе телләр белән кызыксына. Шуңа күрә һәрберсенә аерым якын киләм. Дәресләремне тормышка бәйләп аңлатам. Бу – кызыксыну уятуның бер төре генә. Педагогик технологияләр күп бит. Күп нәрсә укытучы теләгеннән тора. Начар укучыдан да отличник ясап була. Бары аның мөмкинлеген һәм тырышып укымавының сәбәбен белергә генә кирәк. Бәлкем, ул ялкаулыкка бәйледер, бәлкем, аңа аерым аңлату кирәктер, укуында өзеклекләр булгандыр…

Репетиторлыкка ничек карыйсыз? Үзегез дә шөгыльләнәсезме?

– Бүген укытучыларның күбесе шөгыльләнә. Кызганыч, хезмәт хакы педагогларга уңайлы, рәхәт тормыш алып бару мөмкинлеге бирми.  Репетиторлыкка начар карамыйм. Чынбарлыкта ул балада аерым фәнгә кызыксыну уяту мөмкинлеге бирә. Кайчак мәктәптә баланы аңлау да җими. Шулай итеп, белем алу теләге сүнә.

Мин әле өйләнмәгән, ипотекам да юк. Акча җитә,  укытудан тыш, директор урынбасары вазыйфасын да башкарам. Репетитор булуга ихтыяҗ  юк, диюем. Үз һөнәремдә иң яхшысы буласым килә.

Чәчләрен аллы-гөлле төсләргә буяп, ертык джинсы киеп, дәрескә килгән укучыларга кисәтү ясыйсызмы?

– Үзем чәчләрне яшел, шәмәхә төскә буяп йөрүне хупламыйм. Тәрбиям башка. Кайбер укучылар шул рәвешле үзләренә игътибар җәлеп итәргә тели. Ачуланганым юк. Болай йөрү бик матур күренеш түгел, дип җайлап кына  аңлатам. Алай әйткәндә, колакларына керә.

Дәресләрдә укытучыны фото, видеога төшерүне тыярга җыеналар. Балаларның телефон белән мавыгуы сезне дә борчыйдыр…

– Укытучылар болай да кысада яши. Әйтик, социаль челтәрләрдә шәхси тормышны, ялларны күрсәтә алмыйбыз. Әхлак, шәхси үрнәк дигән нәрсә бар. Әти-әниләр барысын да күзәтеп тора. Су коену урынында фотога төшеп, интернетка куйсалар, җәмгыятьтә бик тиз ризасызлык уяна. Дәресне камерага төшерсәләр, ирекне тагын да чикләү булачак. Телефонда утыру – бәла. Укучылар буш вакытын интернетта уздырмасын өчен, коридорларда өстәл уеннары булырга тиеш. Бездә шулай. Спорт залы янәшәсендә кул көрәштерү буенча җиһазлар куелган. Шартлар тудырганда гына, без телефонда утыруга каршы көрәшә алабыз. Әгәр телефонга – «юк» дибез икән, без алмашка нәрсә тәкъдим итә алабыз? Элек китап укысалар, хәзер укучылар классик әдәбият, зур романнар белән кызыксынмый. Балаларда – «клип күзаллавы». Аларга мәгълүмат кыска һәм кызык булсын.

Быел Укытучы һәм остаз елында ниләр көтәсез? Ир укытучыларны мәктәпкә ничек  җәлеп итәргә?

– Укытучың абруен күтәрүне. Минем кебек яшьләр мәктәптә күп булсын өчен, хезмәт хакын арттыру кирәк. Яшь укытучыга ярдәм итәргә остаз билгеләнсен инде. Ни өчен дигәндә, баштагы мәлдә күп нәрсә аңлашылып бетми. Укытучы һөнәренә игътибар бирә башладылар, Аллага шөкер. Бу  – әлеге һөнәрнең җәмгыятьтә социаль әһәмиятен аңлау дигән сүз.

Ир укытучылар җитми, матриархат заманы. Балаларга ир кулы, роле кирәк. Иң яхшысы – укытучы һөнәренә кызыксынуны мәктәптән үк башлау. Мин лицейда психолог-педагогик сыйныфны җитәклим. Профильле укыту укучыда укытучы һөнәренә карата ялкын кабызырга булыша.

Хәзерге мәгариф системасында ниләрне үзгәртер идегез?

– Жавап бирә алмыйм.  Ни өчен дигәндә, үзем өйрәнәм генә бит әле.

Казанда тусагыз да, татарча  яхшы беләсез. Бу гаиләдән киләме?

–  Гаиләдә әти-әниләрем рус телендә аралаша. Татар телен камил белмим, әмма өйрәнәм. Һәр татар туган телен, тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш дип саныйм. 9 сыйныфтан соң Мөхәммәдия мәдрәсәсенең  кичке бүлегенә укырга  кердем. Анда дәресләр татар, гарәп телләрендә иде. Кыскасы, шул дүрт елның туган телемне өйрәнүдә файдасы зур булды. Дус кызларым: «Син һәр иртә 5–10 минут булса да татарча китаплар укы», – дип киңәш итте. «Ватаным Татарстан» газетасының «ВКонтакте» төркеменә язылдым әле. Иртән эшкә киткәнче, 2–3 хәбәр булса да укырга гадәтләндем. Укытучылар турында язуыгыз өчен рәхмәт, безнең һөнәрне, аның дәрәҗәсен күтәрәсез.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү